САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бәйрәм шатлыгын мәртәбәле кунаклар уртаклашты

Район Сабан туенда бәйрәм шатлыгын мәртәбәле кунаклар уртаклаштылар.

Якташыбыз – Татарстан Республикасында Суд департаменты идарәсе начальнигы, Сарман муниципаль районының шәрәфле гражданы Җәүдәт Салихов Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның котлавын җиткерде.
Бәйрәмдә шулай ук Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Марат Галеев, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов, сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатихов, якташыбыз – Татарстан Республикасында Суд департаменты идарәсе җитәкчесе урынбасары Рамил Рамазанов, якташыбыз – Татарстан Республикасы Җиңел атлетика федерациясе президенты Хафиз Салихов, якташыбыз – 2008 елда Пекинда узган Олимпия уеннары чемпионы, дөнья, күп тапкыр Европа һәм Россия чемпионы, җиңел атлетика буенча Россиянең атказанган спорт остасы Гөлнара Галкина-Самитова, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының татар эшмәкәрләре белән эшләү бүлеге җитәкчесе Фәрит Уразаев һәм башкалар катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев