Авыл халкы Гөлфия апага рәхмәтле
«Ярый әле, Гөлфиябез бар», — дип кенә тора Шәрләрәмә авыл җирлеге халкы.
Шәрләрәмә авылы хат ташучысы Гөлфия Хаҗиева турында авылдашлары иң җылы сүзләрне генә әйттеләр.
— Уңган, тырыш һәм ярдәмчел. Җирлек эшләрендә актив катнаша. Сабантуйлар җитсә, бәлешен, коймагын пешереп алып килә. Ә аның йорты — җирлектәге иң матур йортларның берсе. Ел саен Сабан туена уздырылган бәйгедә хуҗалыгы җирлек күләмендә алдынгы урынны ала. Ул — хоккей командабызның иң актив җанатары да. Оныгы команда составында уйный. Аны, хоккейчыларны сыйларга, һәрвакыт бәлеш, башка тәм-томын пешереп алып килә Гөлфия апа. Җәй көннәрендә коймак пешереп, капка төбендә авыл балалары өчен бәйрәм уздыра. Кышка керсәк, өй тирәсенә тирә-якны бизәп торучы матур-матур фигуралар ясап куя. Хат ташучы хезмәтен дә яратып башкара. Авыл халкы да үзенә рәхмәт укып кына тора. «Ярый әле, Гөлфиябез бар», — диләр. Һәрвакыт киң күңелле, көләч йөзле үзе, — ди аның хакында җирлек башлыгы Наилә Хуҗина.
Беренче шалтыратуда Гөлфия апа белән сөйләшә дә алмадым. Аның шунда ук телефоны сүнде, «Юлда мин, юлда», — дигәне генә ишетелеп калды. Кичке дүрт тулып унбиш минут үткәч, үзе шалтыратты. Дөресен генә әйткәндә, таныш булмаган кеше үзе җыяр дип һич кенә дә өметләнмәгән идем.
— Ачуланмагансыздыр бит, юлда идем, Нөркәйдән кайтып килешем, машинага утыра идем. Өйгә яңа гына кайтып кердем. Почтаны көтеп тордык, дүртенче яртыда гына килде, иртәнге унда барып утырган идек, — диде ул.
Аның таныш булмаган кеше белән шунда ук үз һәм ачык итеп сөйләшүенә сокландым. Булса да булыр икән шушы кадәр гади, эчкерсез, күңеле җылылык белән тулы апалар!
Гөлфия апа Мөслим районының Атлас авылында туып-үсә. Егерме бер яшендә Кормаш авылының үзе кебек эшчән, тырыш егете Фәриткә кияүгә чыга. Гаиләдә бер-бер артлы өч кыз — Эльмира, Резедә, Гөлнара туа. Тора-бара, гаилә, балаларга бакчасы, мәктәбе булмагач, Шәрләрәмә авылына күчә.
— Фәритем үземнән ундүрт яшькә зуррак иде. Ләкин үземә миннән унүрт елга түгел, ундүрт көнгә дә олы сыман түгел иде. «Әле ул синнән яшьрәк тә күренә», — диләр иде авылдашлар. Бик әйбәт иде бабаем, гомер буе тракторда эшләде. Инде вафатына да сигез ел булды. Үзем башта ун ел китапхнәче булып эшләдем. Аннан соң, акчасы әйбәтрәк, дип, сыер саварга кердем. Илле биш яшьтән пенсиягә чыктым. Инде хат ташучы булып эшләвемә дә унике ел. Бу эшкә «керәм», дип торучы юк. Хезмәт хакы аз. Шулай да, пенсиягә өстәмә буларак, ярап тора, — ди Гөлфия апа.
Шәрләрәмә белән Кормаш авылларына хезмәт күрсәтә ул. Газета-журналларны "попутка«да 9-10 километр ераклыктагы Нөркәйдән барып ала, Кормаш авылына да җәяү барып-китеп йөри. Әле ярый анысы ерак түгел. Анда машина бик очрамый, ә менә Нөркәй белән Шәрләрәмә арасында йөреп кенә тора икән. «Кайчак өске юлдан авылга кадәр җәяү кергәләргә туры килә-килүен», — ди хат ташучы үзе.
Аның да вазифалары — башка авыл хат ташучыларыныкы кебек: газета-журналларны, пенсияне, субсидияне, квитанцияләрне таратасы, түләүләрне түләп, кәгазьләрен кабат алып кайтып өләшеп чыгасы, айга ун-унике мең сумлык товарын сатасы. Штраф хатлары да шактый килә икән.
Дөрес, хәзер инде хат ташучылар, без балачактагы кебек, газета-журналлары тышына да бүселеп чыккан шыгрым тулы сумкалар белән йөрмиләр. Заманалар үзгәрү белән, аларның күләме күпкә кимеде. Шулай да Гөлфия апа зарланмый.
— Алай гел язылмыйлар түгел. Кормашларым бик әйбәт язылалар. Анда газета-журнал алдырмаган хуҗалык калмый диярлек. Шәрләрәмә дә алай начар түгел. Ә "Сарман«ны бүгенге көндә оешмалар белән бергә 19 кеше алдыра. Аның хәзер оешмалары да бик юк бит. Әйтик, Шәрләрәмәдә башлангыч мәктәп кенә бар, анда ике укытучы эшли. Товар планын барлык айда да тутыра алмыйм. Чәй, токмач белән генә план тутырып булмый. Ярый әле, урын-җир әйберләрен дә алалар. Товарымны да күбрәк Кормашта алалар. Хәзер менә 2024 елның 1 яртыеллыгына язылу бара. Шактый язылдылар инде газета-журналларга. Балалар: «Эшләмә», диләр. Эше авыр түгел инде аның, юл йөрүе авыр. Менә бүген өске юлга кадәр бер машина очрады, авылга кергәндә — тагын бер. Миһербанлы кешеләр бар бит ул. Җәяү кергән, кар-буран, яңгырга эләккән чаклар да була. Бик арган яки авырыбрак торган чак булса, пенсияне өйдән дә килеп алалар. «Берүк эшлә генә, пенсияне килеп тә алабыз, шалтырат кына», — диләр. Менә шул пенсияләрне "попутка«да алып кайтам инде, — ди Гөлфия апа.
Җирлекнең вакытлы матбугатны аеруча яратып укучылары бар. Болар — Шәрләрәмәдән Ландыш Хәйдәрова, Мосавир Хафизов, Кормаштан Шәмгун һәм Гали Динмөхәммәтовлар, авылның тагын бер аеруча хөрмәтле кешесе Гомәр Миңнегалиев, Наирә Хаҗиева.
Гөлфия апаның эше әле газета-журналлар тарату белән генә чикләнми. Эре малын тотмаса да, казы-үрдәге бар. Чәчәкләр үстерергә ярата. Май аеннан кара көзгәчә шул чәчәкләр белән кайнашырга ярата ул. Петунияләрдән башлап, лилия, розаларга кадәр үстерә. Мәчеткә укуларга, мәчет каршында оештырылган бәйләм түгәрәгенә йөри. Намазга да баскан үзе.
Саубуллашканда: «Кунакка килегез!» — диде Гөлфия апа. Белмәссең, күңеленнән менә шулай җылылык бөркелеп торган кешеләр белән бер очрашу — үзе бер гомер. Андыйлардан күпме күңел күтәренкелеге, күпме сабак аласың. Олыгайдым, дисәгез дә, картаймагыз әле, Гөлфия апа! Кешеләргә әле сез кирәк. Газета-журнал, пенсия таратыр өчен генә түгел, тирә-якны ямьләп, кешеләргә күңел җылысын биреп яшәвегез өчен дә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев