«Авыл халкы аны хөрмәт итә», — диделәр Иске Кәшер авыл җирлегендә
.
«Кешеләргә газета-журналлар тарату эше кечкенәдән үк ошый иде миңа», – ди Урта Кәшер авылы хат ташучысы Айгөл Бикмиева. Әле дә хәтерендә: иптәш кызы Лилиянең әнисе Лена апа хат ташучы булып эшли, ә ике кыз, йөгерә-йөгерә, аңа газета-журналлар таратышалар. Аның балачагында вакытлы матбугатка халык күпләп языла, Лена апа аларны Иске Кәшер авылы почта элемтәсе бүлекчәсеннән кышын – чанага, җәй көне тагын башка төрле транспортка төяп алып кайта торган була. Ул әле, авылдашлары әйтүенчә, лаеклы ялга чыккач та эшли. Кызы Лилия мәктәпне тәмамлап, укырга киткәч кенә, эштән туктый ул.
Бүген инде хәлләр баш-качарак. Массакүләм мәгълүмат чараларының төрле төрләре барлыкка килгәнлектән, газета-журналларга язылучылар азайды. Ә менә аларны, элеккечә үк, өч километр ераклыктагы Иске Кәшер почта элемтәсе бүлекчәсеннән барып аласы.
– Атнага өч тапкыр улым Инсаф белән алып кайтабыз, атнага өч тапкыр газета-журналлар таратам. Җәй көне велосипед белән үзем генә дә алып кайткалыйм. Түләүсез посылкаларны да алып кайтып бирәм, – ди Айгөл.
Билгеле, гади генә тоелса да, хат ташучы эшенең дә четерекле яклары шактый. Яңгырда да, карда да урам буйлап сумка асып йөрергә кирәк. Субсидияләрне, пенсияләрне тарату да төгәллек сорый. Матди җаваплылыктан тыш, халык белән уртак тел табу да зарур, көне буе кеше белән аралашырга зарыгып торган өлкәннәргә җылы сүзеңне дә кызганасы түгел. Әле хәзерге хат ташучыларга өстәмә эш – товар сатуны да йөклиләр. Ул әйберләрне дә алып кайтырга, заказ бирүчегә илтеп тапшырырга, товар сату планын да үтәргә тиеш хат ташучы.
– Газета-журналларны тарату, кешеләр белән аралашу, халык белән эшләү ошый. Әбиләремне дә бик яратам. Әле дә син бар, диләр үзләре дә, – ди бу уңайдан Айгөл.
Мөгаен, барыннан да бигрәк туган авылы, аның кешеләре ошыйдыр аңа. Шуңа күрә, урта мәктәпне тәмамлагач, Сарман һөнәр училищесында бухгалтерлыкка укый һәм эшкә туган авылына кайта. Ул елларда колхозларның эшләп торган чагы. Айгөлгә дә укыган белгечлеге буенча эш табыла. Язмышын да үз авылы егете – биш-алты гына өй аша яшәгән Искәндәр белән бәйли. Бергәләп бер ул һәм кыз үстерәләр. Инсаф, әти-әнисе кебек, авылны сайлаган, фермер әтисенә булыша. Ә кызлары Илзирә Чаллыда яши.
Авыл үзе дә Айгөлнең балачагындагыча түгел: эш җитмәгәнлектән, яшьләрнең күпчелеге, бәхет эзләп, шәһәрләргә күченгән. Авылда, мөгаен, туган ягын өзелеп яратучылар гына калгандыр.
– “Сарман” газетасын бүгенге көндә 14 хуҗалык алдыра. Аларның күбесе киләсе яртыеллык өчен дә язылып өлгерделәр. Пенсия таратканда, тагын язылучылар булачак. Газета-журналларны күпчелек электән үк вакытлы матбугат укырга яратучы өлкәннәр алдыра, – ди Айгөл.
Иң күп – бишәр-алтышар төрле газета-журнал алдыручы Илгиз Шәрифуллин, Мөнир Шәрифуллин, Фруза Галиуллина, Фатыйма Хә-мидуллина, Рәис Гайфуллин да – лаеклы ялдагы кешеләр. Пенсиядә килеш тә күпләп вакытлы матбугатка язылалар икән, димәк, алар – бүгенге көндә дә ил-көн, район яңалыклары белән кызыксынып, аларның язмышы өчен борчылып яшиләр, дигән сүз.
Авылга җәйгә генә кайтучыларның – “дачник”ларның шактый булуы да газета-журналларга яздыру эшенә комачауламый калмый, әлбәттә. Товар сату белән исә тагы да авыррак. Авылда кибет булмаса да, почта товарларын ул кадәр егылып алучылар юк икән.
– Авыл кешесендә табигатьтән бирелгән киң күңеллелек, юмартлык, кешелеклелек хисе бар. Товарымны кайчак: “Күтәреп йөрисең, аз гына булса да җи-ңеләйтик”, – дип тә алып калалар. Аннан соң, авылыбызда күрше авылда кибет тотучылар бар. Сораган кешеләргә кирәк әйберләрен алып кайтып та бирәләр. Үзем дә абунәчеләремнең гозерләрен һәрвакыт үтәргә тырышам, почтада булмаган әйберләрне алып кайтып бирәм, – ди Айгөл.
Ярты гына ставкага эш-ләүче хат ташучының хез-мәт хакы югары түгел. “Һичьюгы ун мең булсын иде ул”, – ди үзе дә. Ләкин ул төшенкелеккә бирелми. Ярты ставкага башка – сезонлы эштә дә эшли. Аннан соң, хатын-кызга өйдә дә эш күп. Мал тоткач, анысын да тәрбиялисе, алган продукцияне эшкәртәсе, урнаштырасы, бакчасын да карыйсы бар. Йорт-җир эшләре кебек үк, хат ташучы хезмәтен дә һич авырыксынмыйча башкара ул. Ул аның күңел халәтенә туры килә – хезмәте аңа кешеләр белән өстәмә аралашу, абунәчеләренә күбрәк күңел җылысын бирү, өлкәннәренә җылы сүзен бүләк итү мөмкинлеге дә бирә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев