САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Автолюльканы самолетка алырга ярыймы?

Сорау – җавап.

“Без ирем белән отпуск ялларында чит илгә очарга планлаштырабыз. Безнең белән 2 яшьлек улыбыз да барачак. Авиарейс 12 сәгатьлек булу сәбәпле, балага автолюлька да алырга уйлыйбыз. Безне аның белән самолетка кертәчәкләрме? Сания.”

Әйе, бу – мөмкин эш. РФ Транспорт министрлыгының 2007 елның 28 июнендә дөнья күргән 82 санлы приказы белән расланган “Пассажирларны, багажны, йөкләрне һавада күчерү һәм йөк кабул итүчеләргә, йөк озатучыларга, пассажирларга хезмәт күрсәтү таләпләре буенча гомуми кагыйдәләр турында”гы Федераль авиация кагыйдәләренең 135 пункты нигезендә, кулга алына торган йөктән тыш, өстәмә түләү булмаган шартларда түбәндәге әйберләрне пассажир үзе белән ала ала: балалар люлькасы, ике яшькә кадәр баланы тотып тору җайланмасы, балалар коляскасы һәм салонның полкасына яки утыргыч астына сыйдырышлы башка төрле балаларны күчереп йөртү җайланмалары. 

Фото:https://ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев