САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Август аенда бакча эшләре

.

1. Айның беренче яртысында бакча җиләкләрен (виктория) күчерәләр яки яңа төпләр утырта башлыйлар.
2. Августта алма һәм грушаның җәйге сортлары өлгереп җитә. Җимешләре аеруча күп булган агач ботакларын, сынмасын өчен, терәтеп куярга киңәш ителә.
3. Чияне җыйгач, куакка 1 процентлы калий сульфаты эремәсе сиптерәләр. Әлеге ашлама киләсе елга күп итеп җимеш бөреләре яралсын өчен кирәк.
4. Карлыган һәм крыжовникны җыйгач, куакларга, шулай ук башка агачларга да зыян китерә торган үлән бете кебек корткычларга каршы карбофос эремәсе
(бер чиләк суга 20-30 грамм исәбеннән) яки башка махсус төнәтмәләр сиптерергә киңәш ителә.
5. Бакчаны лайлач әкәмтөкәмнән арындыру өчен капкыннар куялар. Моның өчен оеган сөт яки баллы сироп сөртелгән такталарны җиргә тезәләр, ә иртән
шуңа җыелган лайлачларны юк итәләр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев