САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Армиядә хезмәттәшләрен атып үтергән Рамил Шәмсетдинов Төмән колониясендә утырачак

Төмән егете Рамил Шәмсетдинов берничә көн бергә каравылда торган кешеләрне атып үтерде.

Байкал аръягында хәрби частьтә сигез кешене атып үтергән, ике кешене яралаган Төмән егете Рамил Шәмсетдинов җәза вакытында Төмәндә икенче номерлы төзәтү колониясендә утырачак. Аны шунда илткәннәр. Бу турыда ТАСС агентлыгына Шәмсетдиновның адвокаты Равил Тугушев әйткән.

21 гыйнварда суд рядовой Рамил Шәмсетдиновны 24 ел 6 айга каты режимлы колониягә ирегеннән мәхрүм итте. Ул мәрхүмнәрнең гаиләсенә гомуми күләме 9,8 млн сумлык компенсация түләргә тиеш.

 

Хөкем карарына өч апелляция шикаяте бирелде. Берсен зыян күрүчеләрнең адвокаты, икесен хөкем ителгән кешенең вәкиле бирде. 21 апрельдә апелляция хәрби суды аларны кире какты, хөкем карарын үз көчендә калдырды.

2019 елның 25 октябрендә Шәмсетдинов үзенең хәрби частендәге кешеләргә ата. Ул алар белән берничә көн каравылда торган. Атышта ике офицер, алты солдат һәлак булды, ике кеше имгәнә. Аннары Рамил Шәмсетдинов качмакчы була, тик аны тоткарлыйлар.

Шәмсетдинов сүзләренчә, ул уставта каралмаган мөнәсәбәтләр аркасында җинаять кылган. Каравылда вакытта аны бәдрәф чистарттырганнар, көч куллану белән янаганнар. Психиатрия экспертизасы аның үз аңында булуын ачыклады, диелә бу хәбәрдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев