“Әни, синең тавышыңны ишетәсем килде”, - диде Альберт
Альберт Гәрәйшин белән соңгы тапкыр очрашуыбыз узган ел март аенда булды.
Махсус хәрби операция зонасыннан ялга кайткан көннәре иде аның. Ул гаиләсе белән мәгариф бүлегендә урнашкан сайлау участогына килде. Байтак кына сөйләшеп тә тордык. Зарланмады да, уфтанмады да ул. “Тынычлык, имин көннәр өчен тавыш бирдек. Без бердәм бит, булдырабыз”, - дигән иде. Һәрвакыт күтәренке кәеф, шат күңел белән йөрде ул.
Сарман һөнәр училищесын тәмамлагач, Альберт армиягә китә. Хезмәтен Ерак Көнчыгышта үтә, чик сакчысы була. Ә менә соңгы 7 аенда Чечняда хәрби хәрәкәтләрдә катнаша ул. Аннан исән-имин кайтып, эшкә урнаша, гаилә кора. Бер-бер артлы улы, кызлары дөньяга аваз салалар. Тормыш иптәше Лилия белән аларны бергәләп аякка бастыралар. Эдуард хәзер үзе әти булган инде.
-Альбертның куллары алтын иде. Нәрсәгә тотынса, шуны башкарып чыкты. Әтием Мәгъсүмҗан кечкенәдән оныгын балта эшенә өйрәтте. Бергәләп урындык-өстәлләр ясыйлар иде. Әтисе Арыслан белән дә станоклар ясадылар, - дип искә алды әнисе Галия апа.
Альбертның махсус операция зонасына китәсен әти-әнисе белми дә кала. Алдан борчып тормый ул аларны. Ә белгәч, инде соң була. “Мин дә бармыйм, теге дә бармасын. Кем генә барсын соң анда?” – ди уллары. Сабыр итәргә киңәш бирсәләр дә, үз сүзеннән кире кайтмый. “Исән-сау йөреп кайт, без сине көтәбез”, - дип озатып калалар якыннары.
Альберт башта яраланып кайта. Казанда госпитальдә дәвалана, әмма аягындагы кыйпылчыкны ала алмыйлар табиблар. Бераз тернәкләнгәч, “Абрик” (авт. - позывное) янәдән юлга кузгала. Алты айдан отпускага кайта.
-Ялдан китәр алдыннан кич белән безгә килде. Мин мунчадан гына чыккан идем. “Улым, барыгыз мунчага”, - дидем. “Юк, әни, бармыйм әле. Минем синең аяк очыңда утырасым килә. Җәннәт – әниләрнең аяк астында, диләр, утырыйм әле”, - дип, идәнгә утырды. Минем күздән яшьләр акты. “Әни, елама”, дип, күз яшьләремне сөртте. Үзе дә елады. Яшьләреңне сөртим, диюемә: “Кирәкми, елыйм әле”, - диде. Бу безнең соңгы күрешүебез булды, - диде улын югалткан ана.
Альберт Украинада чакта әтисе Арыслан абый авырып вафат булды. Ата белән улы телефоннан саубуллашалар. Ул көнне гаилә башлыгы иртәдән авыраеп китә. Якыннары аның янына җыелалар, соңгы сулышын алганда, янында булалар. Шул чакта телефон шалтырый. Линиядә – Альберт. Ул барысының да хәлләрен белешә. Иң элек әнисе белән сөйләшә, анысы сер бирми, улын борчымаска уйлый. Ә менә сеңлесе Альбина: “Абый, әти белән сөйләш, аның хәле әйбәт түгел”, - ди. Күрәсең, улын гына көткән: 10 минуттан әтиләре мәңгелеккә күзен йома. Ә соңгы сүзләре, “Улым, исән-сау йөреп кайт”, була.
Тик әтисенең теләге чынга аша алмый кала. Альберт батырларча һәлак була. Яралангач та, командирына ярдәм күрсәтә ул, куркыныч зонадан чыгарга булыша. Әмма үзенең гомерен саклап кала алмыйлар.
-26 июль көнне киленем Лилияне туган көне белән котлап шалтыраттым. Ул: “Әни, хәзер сиңа Альберт шалтыратырга тиеш, мин өзеп торам, сөйләшегез”, - диде. Озак та тормады, улым: “Әни, синең тавышыңны ишетәсем килде. Мин ашыгам. Без заданиегә киттек, чыккач, шалтыратырмын”, - диде. Шалтырата гына алмады балакаем. 28е кайгылы хәбәре килде. Ышанмый әле күңел, менә-менә кайтып керер кебек тоела. Әнә шул өмет белән яшим. Кемгә күпме гомер бирелгәнен Аллаһ Тәгалә Үзе генә белә. Язмышлардан узмыш юк, диләр. Бик зур кайгылар кичерергә туры килде. Бер-бер артлы ике кадерле кешемне югалттым. Авыр вакытларымда янәшәмдә сеңлем Нурия булды. Ул да күптән түгел ирен соңгы юлга озатты. Балалар, оныклар килеп торалар, ташламыйлар. Рәхмәт аларга. Төшкә кадәр берүзем булсам, аннан, берәм-берәм мәктәптән, эштән кайтышлый кереп, хәлемне белеп китәләр. Исән-сау булсыннар, бала кайгылары бүтән күрергә язмасын, - ди йөрәге яраланган ана.
Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның 2024 елның 21 октябрендә дөнья күргән Указы нигезендә, махсус хәрби операциядә һәлак булган райондашыбыз, үлгәннән соң, “Батырлык ордены” белән бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев