“Алтын кагыйдәләр”не истә тотыгыз!
Көннәр җылыну белән салкын тию, грипп кебек авырулар бетсә дә, сәламәтлеккә куркыныч белән янаучы кайбер чирләр нәкъ җылы көннәрдә аеруча тарала башлый. Мәсәлән, эчәк инфекцияләре.
Бу төрдәге йогышлы авырулар иң беренче чиратта ашкайнату эшчәнлегенә зыян сала. Авыру кискен билгеләрдән башлана: хәлсезлек, начар аппетит, эч китү, косу, эч авырту, югары температура, калтырану. Организмда су азаю катлаулылыклар китереп чыгарырга да мөмкин.
Эчәк инфекциясенең беренче билгеләре сизелү белән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Үз-үзеңне дәвалау белән шөгыльләнү дөрес түгел, аеруча табибтан башка антибиотиклар куллана башларга ярамый. Табиб ярдәменә кадәр күп һәм даими су эчеп торырга кирәк.
Эчәк инфекциясен ничек кисәтергә? Бу уңайдан Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы ун “алтын кагыйдә” билгели:
Хәвефсез азыклар сатып алыгыз. Сөт пастеризация үткән булсын, яшелчә-җимешләрне яхшылап юыгыз.
Азыкны җентекләп әзерләгез. Югары температурада бактерияләр юкка чыга. Туңган ит һәм балыкны пешерер алдыннан эретегез.
Әзерләнгән азыкны шунда ук ашарга кирәк. Суынгач, анда микроблар үрчи башлый.
Ризыкны сакларга телисез икән, моңа җитди карагыз. Ул кайнар (60 градустан өстә) яисә салкын (10 градустан түбән) хәлдә сакланырга тиеш. Балалар азыгын сакламау хәерле.
Алдан әзерләнгән ризыкны яхшылап җылытыгыз.
Чи ризык пешкәненә тиеп тормасын.
Кулларны еш юыгыз. Кулда яра булса, ашарга әзерләр алдыннан анда пластырь ябыштырыгыз. Өй хайваннарының хәвефле микроорганизмнар йөртүче булуын онытмагыз.
Аш-су бүлмәсе идеаль чисталыкта булсын. Савыт-саба сөртә торган тастымалны көн саен алыштырырга, идән чүпрәген еш юып торырга кирәк.
Азыкны бөҗәкләр, кимерүчеләр һәм башка җәнлекләр тия алмаслык итеп саклагыз.
Чиста су гына кулланыгыз. Әгәр су сыйфаты шик тудыра икән, аны куллану алдыннан кайнатып чыгарыгыз.
Фото:https://pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев