САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Җәлиллеләр Лермонтов яшәгән җирләрне күреп кайттылар

.

Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләп килүче «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова җитәкчелегендә бөтендөнья татар хатын-кызлары "Ак калфак" оешмасы вәкилләре 22-23 май көннәрендә Пенза өлкәсендә узган "Безнең рухи мирас" ("Наше духовное наследие") форумында катнаштылар. 

Форумнан алган уй-кичерешләрен Бөтендөнья татар конгрессы иҗтимагый оешмасының Җәлил бүлеге җитәкчесе Гүзәлия Гарипова безнең белән дә уртаклашты. 

- Ул өлкәнең күпләп татарлар яшәгән Каменский районы Кикино авылы, Пенза татарларының милли герое булган, татар авылларына нигез салучы Арслан Полкай каберенә бару, халкыбызның бөек уллары Муса Бигиев, Закир Бигиев, Муса Акъегет, Шамил Усманов, Гадел Кутуй эзләре буенча төзелгән "Татар халкының милли мирасы" туристик маршруты белән башланды. Өлкәнең алты – Кикино, Кобылкино, Решетино, Кутеевка, Телятино, Мочалейка авылларына нигез салган Арслан Полкаев үтерелгән урында мемориаль таш куелып, язу уелган. Аның истәлегенә багышланган монумент янында өлкәнең "Ак калфак" иҗтимагый оешмасы (оешма җитәкчесе – Эльмира Васильева) хатын-кызлары тарафыннан чишмә ачылган, һәм шифалы сулы чишмә дә "Ак калфак" исемен йөртә. Көн дәвамында мәктәп һәм мәчетләрдә булып, милли йолаларыбыз – "Балага исем кушу", "Каз өмәсе" күренешләренең Пенза татарлары тормышында ничек үтүе белән таныштык. Әлеге күренешләрнең үзенчәлеге шунда – йолаларны тулысынча балалар үзләре башкарды. Мәктәпләрдә татар теле дәресләренең барышы белән дә бик теләп таныштык. Юлыбыз Тарханы музей-тыюлыгына экскурсия белән дәвам итте. Бөек рус шагыйре Михаил Лермонтов (1814-1841) бер яше дә тулмаган килеш (әнисеннән ятим калып), әбисе тәрбиясендә булып, Тарханы имениясендә яши. Бүгенге көндә "Тарханы" – Рәсәй күләмендә билгеле музей-тыюлык. Табигатьнең могҗизага тиң матур җиренә урнашкан әлеге биләмә бөек шагыйрьнең балачак эзләрен саклый, күпләрне үзенә тарта. Илебезнең бик күп шәһәрләреннән килгән туристлар моңа дәлил булып тора. Форумның икенче көне "Ак тау" ("Белая гора") ял итү комплексында дәвам итте. Пенза татарларының "Килен төшерү" йоласы бик үзенчәлекле иде. Яшь килен пешергән пәрәмәчләрдән авыз итү, "Мирас" музеенда булу истә калырлык вакыйгалардан булды. Идел буе төбәгенең искиткеч матур төбәгендә урнашкан "Кувака" су оешмасы – Рәсәйнең 100 еллык тарихы булган иң борынгы азык-төлек сәнәгате предприятиесе. Ул Пенза өлкәсе бренды булып тора. Бу җирләрдә гидротехник корылмалар төзелгән, аның ярдәмендә борынгыдан билгеле булган җиде чишмәдән файдалана башлыйлар. Чишмәләрнең исемнәре дә бик үзенчәлекле – Гремучий, Кукушка, Колода Евгеньевский һәм өч билгесез чишмә. 1913 елда тау итәгендә "Кувака" су заводы төзелә. Еллар үткән саен, завод яңартыла, камилләштерелә. Шулай итеп, бик күп тарихи документларны, җиһазларны туплаган су музеен да күрергә, шифалы сулары белән дә сыйланырга насыйп булды. Завод белән Пенза татарларының горурлыгы булган меценат, оешманың генераль директоры Камил Дәүликамов җитәкчелек итә. Ике көн дәвам иткән форум барышында татар телен үстерүгә, милли мирасны саклауга, үткән тарихыбызны барлауга өлеш керткән мөхтәрәм шәхесләр белән дә таныштык. Шуларның берсе – "Татар эшкуарлары клубы" рәисе, Пенза өлкәсе татарларын барлап торучы Бәкер Усман улы Акъегетов. Пенза өлкәсендә яшәүче милләттәшләребезнең тормыш-көнкүреше белән танышу, туган телебезне, мәдәниятне, рухи мирасыбызны саклауда күп көч һәм тырышлык куюлары форумда катнашучы "Ак калфак" кызлары өчен дә үрнәк булып тора. Форумны оештырган Бөтендөнья татар конгрессына, "Ак калфак" татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасына, аның рәтсе Кадрия Рәис кызына онытылмаслык хисләр, уй-кичерешләр өчен рәхмәт сүзләребезне җиткерәбез, диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев