Җәлилдә Халыкара Зур этнографик диктант уздырылды
Бүген Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан 7 мәртәбә Халыкара Зур этнографик диктант уздырылды.
Ул һәркемгә үзенең белем-күнекмәләрен, этнографик яктан грамоталылыгын тикшерергә мөмкинлек бирә торган халыкара акция. Белемнәрен офлайн режимда тикшерәсе килүчеләр бүген Икенче санлы Җәлил мәктәбе мәйданчыгына җыелды. Диктантны иртәнге сәгать 10да яза башладылар. Аңынчы килүчеләр әзерләнгән фотозонада истәлеккә фотога төштеләр, өченче катта «Идел буе халыклары костюмлы курчаклар» мәктәп конкурсында катнашкан эшләрдән ясалган күргәзмә белән дә таныштылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев