САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Җәлилдә яшәүче Рәкыйга Шәяхмәтова ундүрт бала тәрбияли

Үз балалары белән беррәттән, тагын унике балага ана назын, йөрәк җылысын бирә ул.

«Бала тәрбияләү буенча аерым талантка ия ул», — диләр аның хакында.

— Әни, авырыйсың бит, әллә балаларны кире тапшырасыңмы? — ди аңа кызы Ләйсән авыруы көчәеп киткән бер мәлдә. 

— Ничек тапшырыйм инде. Барысы да үземнеке бит. Алсуымннан ничек баш тартыйм? Ирек, Варя, Рита... Барысы да үз балаларым кебек, — ди Рәкыйга ханым, бармакларын бөгә-бөгә.

Кул бармаклары җитми

Үзенең ике кызы — Ләйсән белән Ландыш янына тәрбиягә алган балаларын санап чыгарга ике кул бармаклары гына җитми аның. Ничек җитсен! Унике бөртек бит алар.
«Ничек шушы кадәр тәвәккәл адымга барды икән бу ханым?» — дигән сорауга җавап табарга тырышып, аның тормыш юлы белән кызыксынам. 
Күрше Әлмәт районының Сөләй авылында туып-үсә ул. Туган авылында башлангыч белемне алгач, 4-7 сыйныфларны Яңа Кәшер авылы интернат-мәктәбендә укый. Интернат ябылып, аны коррекцион мәктәпкә үзгәртеп коргач, яңадан Сөләйгә кайта, урта мәктәпне шунда тәмамлый. Аннан соң педучилище бетереп, кабат туган авылына юл ала. Бераз Габдрахман авылында укыта. Кияүгә чыгуы үзе күзаллаганча ук булмаса да, язмышына ләгънәт укымый ул. Тик менә армиядә калган йөргән егете генә, исенә төшеп, үзәкләрен өзә.
1983 елда яшьләр Җәлил поселогына күченәләр. Биредә бер-бер артлы ике кызлары туа. Беренче кызын бакчага урнаштырыр вакыт җиткәч, ана кеше дә, мәктәптән китеп, бирегә урнашырга мәҗбүр була. Чөнки бакчаларда урыннарның бик кысан чагы. 
Мәхәббәтсез тормыш озак дәвам итә алмый, унике-унөч ел бергә яшәгәннән соң, ир белән хатынның юллары аерыла. Бу вакытта кызларының олысына — 10-11, кечесенә 6-7 яшьләр чамасы була. 

Нәзер

1999 ел. Чираттагы медицина тикшеренүләре вакытында табиблар аңа «ашказаны рагы» дигән диагноз куялар, анализлар тапшырырга, аларның нәтиҗәләре белән бергә операциягә килергә кушалар. «Исән калсам, балаларым ятим калмаса, бер ятим бала алыр идем», — дип сүз бирә ул. Ни могҗиза! Анализлар тотып, операциягә дип килсә, табиблар диагнозны кире кагалар. «Ялгышканбыз, анализларны бутаганбыз», — диләр.

— Инде ул вакытларда, үләсем килмичә, ачы борыч та ашый башлаган идем. Кавказ халыкларында, ачы ризыклар күп ашаганлыктан, онкология авырулары аз, диләр бит, — дип искә ала ул көннәрне Рәкыйга ханым. 

Тик... нәзерне әйтә дә... оныта ул. 2000 еллар тирәсендә кабат авырый башлый: бөерләр сыната, астма җәфалый башлый, кан тамырлары начар, бөерләргә операция кирәк, ләкин йөрәк белән үпкә күтәрмәячәк, диләр табиблар. Өстәвенә тагын бер органында онкология дә табалар. «Ялкынсынуыңны дәвала да операциягә кил», — диләр. Бармый Рәкыйга ханым операциягә. Нәкъ шул көннәрдә телевизордан ташландык балалар турында тапшыру карый. Кылт итеп, әйткән нәзере исенә төшә. Озак та үтми, җае да чыга. 2001 ел була бу. Япь-яшь, укып кына йөрүче кыз бала калдырып чыккан биш айлык баланы ала ул. Алты айдан, эчке органнары җитлекмичә туган, колакка каты инвалид бала була ул. Табиблар аңа башка диагнозлар да куялар. Психик яктан да сәламәт түгел, акыл үсеше буенча да артта калган, диләр. Рәкыйга ханым алты ел буе хастаханә юлында йөри, баланың колакка гына каты, башка яктан сәламәт булуын исбатларга тырыша һәм ниятенә ирешә дә. 

"Бала"ның "чага"сы да бар

Баланы алдың да, ашаттың-эчерттең генә түгел, кечкенә генә булса да, аның да күңел, йөрәк дигән яклары да бар. 

— Бер танышым да тәрбиягә бала алган иде. Дөньяда «яхшы» кешеләр дә бар бит. Үсмерлек чорына җиткәч, шундый "яхшы«ларның берсе аңа әнисенең үз улы түгел икәнлеген әйткән. Бала өйдән чыгып киткән. Танышым көн саен улының яраткан ризыгын пешереп, аны көткән. Бала күпмедер вакыттан соң кире кайткан. Әнисенең үзе яраткан баллы тортны пешереп торганын кхүргәч, сөенеченнән аны кочаклап алган. «Әни, әллә гел шулай мин яраткан тортны пешереп көттеңме?» — дип сораган. «Әйе, улым, син кайтырсың дип, көн саен син яраткан тортны пешердем», — дип җавап биргән танышым. Шуңа күрә, Данилым биш-алты яшьләргә җиткәч тә, үз балам түгел икәнлеген, тәрбиягә алынганлыгын әйттем. Үсә төшкәч, чит кешеләрдән ишетсә авыр булыр, дип уйладым. Хатын-кызга карата да күңелендә нәфрәт тумасын, дидем. Аңа үз әнисе турында начар итеп сөйләмәдем. «Әниең сине тапканда бик яшь булган, укып кына йөргән, сине тәрбияләрлек мөмкинлеге булмаган», — дип аңлаттым. Ул мин әйткәннәрне бик җиңел кабул итте. Әле ярый әйткәнмен, аңа да минем үз әнисе түгел икәнлегемне әйтүче «яхшы» кешеләр шактый булган. Улым ул сүзләрне бик тыныч кабул иткән, «А я знаю», — дип җавап биргән. Бүгенге көндә ул бертуган энесе белән аралашып тора, — дип сөйли Рәкыйга ханым. 

Әйе, «бала» янында "чага«сы да була шул. Ана бервакыт улының кәефсез йөргәнен сизеп ала. Баксаң, «Әниең сине акча өчен алды», — дигән икән кемдер аңа. Баланың болай да уалырга торган өрфиядәй күңеле бу кадәр "йөк«не күтәрә алмаган, серне Ләйсән апасына чишкән. Анысы, үз чиратында, яхшылап аңлаткан: «Акча өчен түгел, әни сине ярата. Үзең уйлап кара: әни синең өчен тәмле ашлар пешерә, матур киемнәр ала, сәламәтлегеңне кайгырта. Яратмаса, ул сине алыр, шулай карар иде микән?»

«Улыма иптәш кирәк»

Данилның мәктәпкә барыр вакыты җиткәч, Рәкыйга ханым кабат уйга кала. «Эх, шушы балага мәктәпкә бергә йөрерлек, өй эшләрен язып алып кайта алырлык берәр иптәш булса!» — дип яна башлый ул. Озакламый үзебезнең район авылларының берсендә яшәгән, дүртенче баласын тапканда вафат булган хатынның өч баласын ала. Артемга ул вакытта — җиде, Альбинага — алты, Ильзанага өч яшь була. Дүртенчесен — яңа туганын исә уллыкка алып өлгергән булалар. 

Тагын беникадәр вакыттан соң район авылларының берсендә өч яшьлек баланың яланаяк карда йөгереп йөрүе турында ишетә. Озакка сузмый, шушы авылга китә. «Кышка гына булса да баланы миңа бирегез әле, теләсәгез, яз көне кире китерермен», — ди. Кыш көне бала катып үләр дип курка инде ул. «Забирайте», — дип, бер генә сүз әйтә баланың әнисе һәм шунда ук документларын да биреп җибәрә. Хәзер инде Иреккә дә 16 яшь икән.

Озакламый өйдә телефон шалтырый. Опека һәм попечительлек бүлегеннән икән. 

— Өч яшьлек кыз, ләкин авыррак бала. Килеп карыйсызмы? — диләр.

— Карап тормыйм. Ул бит күлмәк тә, ыштан да түгел. Карамыйча гына алам, — ди Рәкыйга ханым. 

Сабый гына килеш күпне күргән бала була ул. Балалар йортыннан аны вакытлыча бер гаилә алган, ләкин бөтенләйгә үзендә калдырырга батырчылык итмәгән. Бүгенге көндә Алсу да матур гына буй җиткереп килә. 

— Миндә тынычланды да, тамагына да ашый башлады, сәламәтлеге дә яхшырды, — ди Рәкыйга ханым.

Эх, тагын бер малай, игезәк кызлар.. Һәм тагын ике малай

Тик менә тагын бер малайлы буласы иде бит! Балалар йортында анысы да бетмәгән. Өч яшьлек бала. Сөйләшми, өч яше тулганда гына тәпи йөри башлаган, шешә белән генә ашый, азыкны, әрлән кебек, авызының ике ягына тутыра. Акрынлап аны да йөрергә, сөйләшергә, ашарга, азыкны чәйнәргә өйрәтәләр. Рифат та — әлеге гаиләнең кадерле бер баласы, ундүрт туган арасында иң яратканы. 
Опека һәм попечительлек бүлегенә игезәк балаларга да «заказ» биреп куйган була Рәкыйга ханым. Анысына да җай чыга. 

— Тик с «хвостиком», — диләр аңа бүлек хезмәткәрләре. 

Баксаң, дүрт яшьлек Варя белән Ританың апалары — сигез яшьлек Юля да бар икән. Туганнарны аерамы соң инде! Өчесен бергә ала күп балалы ана.

Соңгы икесе — унберенче һәм уникенче балалары алар гаиләсенә узган елның сентябрендә генә килеп кушыла. 
Ландышы өзми дә куймый.

— Әни, алыйк әле. Акыллы, тәртипле балалар, дип әйтәләр, — ди ул. 

Чыннан да, икесе дә бик акыллы булып чыгалар, спорт белән шөгыльләнәләр, футболга йөриләр. Ренальне инде футбол секциясенең Әлмәт шәһәрендәге төп командасына алганнар. Ял саен әнисе аны шәһәргә ярышларга алып бара. Аның уңышлары өчен ана да, туганнары да чын күңелдән сөенәләр.

Куртка ертылу — зур куаныч

Әле менә Ревальнең курткасы җиң төбеннән ертылып чыккан. Ана өчен монысы да — зур сөенеч. Димәк, улы үсә.

— Ачлыкны да, ялангачлыкны да күргән ул. Бик тә үсәсе килә баланың, — ди Рәкыйга ханым.

Инде үз кызлары Ләйсән белән Ландышның — күптән үз тормышлары, балалар үстерәләр. Тәрбиягә алган беренче өч баласы да инде тормышта үз юлларын тапканнар. Данил аграр көллият тәмамлаган, гаиләле, Суворов училищесын тәмамлаган Артем кечкенәдән үк җиңел атлетика, көрәш белән шөгыльләнә, махсус операциядә булып кайткан, Симферопольдә яши. Күптән түгел генә өйләнергә теләгән кызын күрсәтергә алып кайткан. Альбина педагогия училищесын бетергән, ул да гаиләле, бала үстерә. Дәүләт өчесенә дә фатир биргән. Балаларның калганнары әле укыйлар. Ирек пешеренергә ярата, пешекчелеккә укый. Балта, пычкы эшләренә кулы ята, балта остасы булырга да хыяллана. Ильзана быел мәктәпне тәмамлый. Юляның табиб буласы килә. Ул да пешеренергә ярата һәм бик ярдәмчел. Алсу, Рита, Варяга бию ошый. Хәтта Данил да, ишетү буенча группада булса да, музыканы тоя, бии, "Йолдызлык«та призлы урыннар ала. Реваль белән Реналь футбол дип җан аталар. Рифат рәсем ясарга ярата. Сөйләшергә, ашарга, үз-үзен карарга да өйрәткәннәр аны. Абыйлары белән кар көри, тузан суырта, башкасын эшли. Туганнары аны аеруча яраталар, кирәк вакытта, шунда ук ярдәмгә ашыгалар.

Ундүрт бала үстергән, йорт салган, бакча утырткан

— Бу балаларны ник алдым икән, дип, беркайчан да үкенмәдем. Февраль аенда Реваль белән Ренальне алганыма да алты ай була. Мин әлегә алар өчен — «гостевая семья», алты айдан соң, уртак тел таба алмаганда яки балаларга миндә ошамаса, закон нигезендә, тапшырырга да хокукым бар. Ләкин тапшыраммы соң? «Әни», «әнием» дип өзелеп дәшүләре генә дә ни тора. «Улым, минем белән каласызмы?» — дип сорадым. «Без беркая да китмибез», — диделәр үзләре дә. Ана өчен бала мәхәббәтеннән дә татлырак әйбер бар микән. Куеныма сыенырга гына торалар бит алар, — ди Рәкыйга ханым.

— Бу кадәр бала белән фатирга ничек сыясыз? — дип сорыйм аннан. 

Ялгыз хатын дистәдән артык бала үстерү генә түгел, йорт та салган икән бит. 

— Инде өченче кышны чыгабыз биредә. Йорт салганда, фатирны саттым, кредит алдым, йортны тышкы яктан җылыткыч материаллар белән тышларга нефтьчеләр ярдәм итте, — ди ул.

Гыйнвар аенда гына зурлап 60 яшьлек юбилеен билгеләп үткәннәр. Аны гомер бәйрәме белән район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев, опека һәм попечительлек бүлеге хезмәткәрләре тәбрикләгәннәр. Һәм, әлбәттә, — ундүрт баласы, дүрт оныгы, якыннары, туганнары.

Могҗизалар була икән лә

Тагын бер факт — ялкынсынуны дәвалап, операциягә әзерләнергә кушкан табибка 7-8 елдан соң тагын бер кат бара ул, УЗИда тикшерелә. 

— Кем әйтте сезгә онкология дип? Сездә бернинди онкология юк, — ди табиб.

Рәкыйга ханым үзе моны «дөньяның сигезенче могҗизасы» дип атый. Инде бик начар диелгән бөер, башкасы да ул кадәр борчымый кебек. Ананың, үз балалары белән беррәттән, төрле ояларда дөньяга аваз салган дистәдән артык балага ана назын, йөрәк җылысын бирә, аларның йөрәк тибешен тоя алуы үзе дә дөньяның бер могҗизасы түгелме соң? «Балага мәхәббәт, назны никадәр күбрәк бирсең, ул йортны шулкадәр күбрәк бәхет белән яктырта», — дигән бер фикер иясе. Рәкыйга ханым нәкъ менә шушы канатлы сүзләргә нигезләнә. Чөнки чын ана өчен бала бәхете — дөньядагы иң кадерле төшенчә, иң зур бәхет ул.

Анна Хәсәнова, район Башкарма комитеты опека һәм попечительлек бүлеге баш белгече:

— Районда 25 алмаш гаилә (тәрбиягә бала алган) бар. Аларда 68 бала тәрбияләнә. Аларның 62 се — мәктәп яшендәге, 6 сы — мәктәпкәчә яшьтәге балалар, 16 сы — инвалид.

Әлбәттә, тәрбиягә бала алучы гаиләләр башта ныклы тикшерү үтәләр. Бала алырга теләүче ата-аналар хөкемгә тартылмаган булырга тиешләр. Авыр хроник, психик, йогышлы авырулар белән авыручы кешеләргә дә бала бирелми. Бала алырга теләүче гаиләнең торак, көнкүреш шартлары яхшы, алыначак балага аерым йокы, ял урыннары булырга тиеш. Ә менә «Ялгыз хатын-кызлар яки ир-атларга бала бирелми» дигән чикләү кире кагылды. Хәзерге вакытта ялгыз хатын-кызлар да, ир-атлар да тәрбиягә бала алырга хокуклы. Әйтик, районда ялгыз бала алган хатын-кызлар арасында ялгыз аналар да шактый.

Районда опекун гаиләләр — 43, аларның 4 се — ялгыз ир-атлар. Бу гаиләләр карамагында — барлыгы 64 бала, аларның өчесе — инвалид.

Алмаш һәм опекун гаиләләр бала алгач та контрольдә тотылалар. Рәкыйга Шәяхмәтова гаиләсенә килгәндә дә, ул алган балалар өчен күңелебез тыныч. Әлеге гаиләдә балалар бик тату яшиләр, вакытында ашыйлар, матур итеп киенәләр, мәктәптән тыш төрле түгәрәкләргә йөриләр, спорт белән шөгыльләнәләр. Гаиләдә алар эшкә, тәртипкә дә өйрәнеп үсәләр: бергәләп өй җыештыралар, ашарга пешерәләр. Туганлыкның кадерен белергә өйрәнәләр. Рәкыйга ханым аларны олы тормышка яраклы итеп тәрбияләү, үстерү өчен бөтен тырышлыгын куя.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

6

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев