САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Җәлил гимназиясе укучылары махсус операциядә катнашучы якташларына окоп шәмнәре ясыйлар

Җәлил гимназиясе укучылары да, «Җиңү шәме» акциясенә кушылып, махсус хәрби операциядә катнашучы солдатлар җылына, киемнәрен киптерә һәм ризык әзерли алсыннар, дип, мәктәпнең психологы Әлфия Шәйхетдинова җитәкчелегендә блиндаж шәмнәре ясыйлар. Аларның һәркайсы якынча 6 сәгать яна ала.

– 1000 номерлы шәм коелды! Балалар белән бу тантаналы мизгелне уртаклашу өчен, чарага "Ярдәм янәшә" төркеме активистлары һәм оештыручылары Мәдинә Сабирова белән Делүс Фазлыев килделәр. Алар «Тимер» мотоукчы батальоны командованиесе һәм шәхси составының Рәхмәт хатын тапшырдылар, – дип хәбәр итте Әлфия Ләззәт кызы.
Шәм ясауны күбрәк дәрестән тыш вакытта башкаралар гимназиялеләр. Укучылар каникуллар чорында да бик теләп катнашканнар бу изге эштә.
– Мин 7 Б сыйныфына җитәкчелек итәм. Шәмнәрне күпчелек үземнең укучыларым белән ясыйбыз, аңа 8 А классы егетләре һәм кызлары да бик теләп кушылалар. Саша Радаевның, мәсәлән, бер көн дә килми калганы юк, ул хәтта соңга калып та ясый. Ә калай банкаларны гимназиябезнең барлык укучылары да алып киләләр. Парафин белән тәэмин итүдә Әлмәт шәһәрендә эшләп килүче “ZA СВОих” волонтерлары, Җәлил поселогының “Ярдәм янәшә” төркеме һәм гимназиябез укучысы Алмаз, Илназ Әсләмовларның гаиләсе зур булышлык күрсәтәләр. Эльвина Хафизованың әти-әнисе шәмнәрне өйләрендә ясап китерәләр. Гомумән, сыйныф әти-әниләре бик активлар. Алар белән бергәләп азык-төлек, башка кирәк-яраклар җыеп җибәрәбез. Узган ел балалар йортына да ярдәм күрсәткән идек. Гимназия укытучылары да ярдәмнән читтә калмыйлар. Күп тапкырлар мобилизацияләнгән егетләребезгә йорт токмачы кисеп җибәрдек. Директорыбыз Гөлнара Назыйф кызы һәр башлаган эшебездә теләктәшлек күрсәтә, шәмнәр ясар өчен дә аерым кабинет белән тәэмин итте, – диде педагог.
Бу хакта тулырак “Сарман” газетасының 2024 елның 1 ноябре санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев