САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Җәлил» агрофирмасы комбайнчысы кечкенә чакта әйткән сүзендә тора

Район басуларында урып-җыю эшләре ахырына якынлаша.

Тәҗрибәле игенчеләребез хакында язуны дәвам итеп, бүген тагын бер алдынгы – «Җәлил» агрофирмасы комбайнчысы Илдар Ардыханов белән таныштырырбыз.
Югары Чыршылы авылында туып-үскән егет 2011 елдан бирле район үзәгендә яши. Алты ел буе инде ул урып-җыю эшләреннән читтә калмый. Аларны Илдар «Нью-Холланд» комбайнында башкара.
- Әтием Әзхәт гомере буе комбайнчы булып эшләде, кызганыч, узган ел ул безнең арабыздан мәңгелеккә китеп барды. Шуңа күрәдер инде, үземнең тормышымны шушы хезмәттән башка күз алдына китерә алмыйм. Әтигә икенче сыйныфта укыган чакта ук ярдәмче буларак ияреп йөрдем. «Үскәч, мин дә комбайнчы булам», дигәнем истә. Күрәсез, сүземдә тордым, - ди ул үзе.
Илдар турында тагын да күбрәк беләсегез килсә, район газетасының 16 сентябрь санын укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев