САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Әлфиназ Бөтенроссия бәйгесендә III урынны яулады

Казанда VII Бөтенроссия «Ак калфак» укучы кызлар һәм егетләр бәйгесенең өченче туры үткәрелде.

Бәйгенең беренче һәм икенче турлары онлайн үткән. 
Финалга барлыгы 11 төбәктән булган 162 катнашучыдан 7 егет һәм 8 кыз сайланып алынган. Алар төрле этапларда үз көчләрен сынадылар. Бөтендөнья татар конгрессы белән танышканнан соң, жюри белән әңгәмә үтеп, иҗади номерларын күрсәттеләр. Аш-су буенча остаханәдә өлеш пешерделәр. Кызлар өлешкә камыр әзерләсә, егетләр эчлеген ясадылар. Катнашучылар шулай ук кул эшләренә осталыкларын күрсәттеләр, спорт төрләре, татар биюе, вальс буенча да көч сынаштылар.

Бәйгедә Сарман кызы Әлфиназ Бәдертдинова (җитәкчесе — Ильмира Салихова) 3 нче дәрәҗә дипломга ия булды. Татар кызлары сыйфатларын үзендә булдырган милли, тыйнак, уңган, акыллы Әлфиназга киләчәктә дә уңышлар, сәламәтлек, бәхет телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев