САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Алдан тавыш бирүдә катнашучылар сайлаучылар белән очраштылар

Бүген Сарманда район мәдәният йортында сигезенче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасына “Бердәм Россия” сәяси партиясеннән депутатлыкка кандидат итеп күрсәтү өчен кандидатуралар буенча алдан тавыш бирүдә катнашучыларның сайлаучылар белән очрашуы үткәрелде.

 Аны “Бердәм Россия” партиясенең Сарман җирле бүлекчәсе секретаре Фәрит Хөснуллин алып барды.
Очрашуда алдан тавыш бирүдә катнашучылар үзләре белән таныштырдылар, райондагы проблемаларны хәл итүнең үз ысуллары турында сөйләделәр, очрашуда катнашучы сайлаучыларның сорауларына җаваплар бирделәр.
Очрашуда алдан тавыш бирүне үткәрү буенча Татарстан региональ оештыру комитеты әгъзасы Изольда Жуйкова катнашты.
Билгеле булганча, алдан тавыш бирү нәтиҗәләре буенча “Бердәм Россия” партиясеннән Дәүләт Думасы депутатлыгына сайлау өчен кандидатлар билгеләнәчәк.
Шунысын да хәбәр итик: алдан тавыш бирү ачык форматта үткәреләчәк, анда һәр татарстанлы катнаша алачак. Аңа волонтерлар берләшмәләре вәкилләре, коммерциянеке булмаган оешмалар лидерлары күзәтчелек итәчәк.
24-30 май көннәрендә сайлаучыларның тавышларын электрон рәвештә яки 30 май көнне санау участогына килеп бирү мөмкинлеге бар. Электрон тавыш бирүдә катнашырга теләүчеләр 28 майга кадәр www.pg.er.ru сайтында заявка бирергә тиешләр. 30 майда санау участогында тавыш бирергә теләүчеләр дә санау участоклары адреслары белән шушы сайтта таныша алалар. Онлайн тавыш бирүдә катнашучылар участокта үткәрелә торган тавыш бирүдә катнаша алмыйлар.
Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев