САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Аеклык ноктасы» гаиләләрне саклый

Билгеле булганча, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча, социаль ятимлекне кисәтү йөзеннән, республика территориясендә 2015 елдан бирле «Аеклык ноктасы» дигән уникаль проект эшләп килә.

Ул ничек тормышка ашырыла? Нәтиҗәләр куандырырлыкмы? Без бу сораулар белән Сарман муниципаль районының балигъ булмаганнар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе җаваплы секретаре Резедә Кәлимуллинага мөрәҗәгать иттек. 
– Резедә Камиловна, иң элек әлеге проектның максатына тукталып китик әле. 
– Проектның төп максаты – алкогольле эчемлекләр белән мавыга торган әниләрне – аек тормышка, балаларны гаиләгә кире кайтару. Аның асылы шунда: ярты ел дәвамында эчкечелектән интегүче әниләр белгечләр – психологлар, наркологлар, социаль хезмәткәрләр тарафыннан аерым контрольгә алына. Ә проектның төп бурычлары – эчкечелек белән шөгыльләнүче әниләрдә ремиссия барлыкка китерү, ягъни аның, организмына, сәламәтлегенә зыян килмәслек дәрәҗәгә җиткәнче, эчкечелектән тыелып торуына ирешү. Алкоголизм вакытында моңа махсус терапия ярдәмендә ирешергә мөмкин. Шулай итеп, әлеге проект – уртак көч һәм тырышлыкны таләп итә торган чара. Гадәттә, эчә торган әниләрне аналык хокукыннан мәхрүм итәләр. Ә проект балаларны гаиләдән алуны булдырмый калырга да ярдәм итә. 
– Анда кемнәр катнаша? 
– Без табиблар, “Шәфкать” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре белән берлектә эшлибез. Төгәлрәк әйткәндә, проект нигезендә, дәвалау үз эченә дарулар кабул итүне, психотерапияне, психологлар, психотерапевтлар, социаль эш буенча белгечләр, социаль педагоглар белән эшләүне ала. 
– Нәтиҗәләр нинди? 
– Проект республика күләмендә гамәлгә ашырылганлыктан һәм аның масштабын күзаллау өчен, иң элек республика күрсәткечләренә тукталасым килә. 2015- 2022 елларда республика күләмендә 563 кеше дәвалауга җәлеп ителде. 427 кеше дәвалауның тулы курсын үттеләр һәм программаны төгәлләделәр. Нәтиҗәдә 814 бала “ятимнәр” статусын тулыландырудан читләштерелде, алар үз гаиләләрендә кала алдылар. Ә узган ел проектта социаль яктан куркыныч гаиләләрдә яшәүче 114 кеше катнашты. Аларның 107се – хатын-кыз, 7се – ир-ат, шул исәптән алар арасында 6 пар да бар. Барлык гаиләләр ведомствоара патронатка куелды, 63 кеше эшкә урнаштырылды, 28 бала приютлардан гаиләләренә кайтарылды. Шактый гаиләгә социаль түләүләр һәм пособиеләрне рәсмиләштерүдә ярдәм күрсәтелде, торак-коммуналь хезмәтләр өчен әҗәтләре реструктуризацияләнде, 30 бала белем һәм тәрбия бирү оешмаларына урнаштырылды, 109 бала төрле түгәрәкләр һәм секцияләргә җә-леп ителде, 92 бала сәламәтләндерү оешмаларында ял итте. 
– Безнең районда әлеге программада ничә кеше катнашты? 
– 2015 елдан бирле 13-хатын-кыз дәвалану үтте. Ир-атлар арасында мондый дәвалануга җәлеп ителүче булмады. Аңа ел саен 2-3 кеше бара. Быел да өч балалы бер әни диспансерга дәвалануга йөри. Без аны контрольдә тотабыз, үзе дә балалары белән безнең янга килеп китте. Начар гадәтеннән тыелды, моның өчен үзе дә сөенә. Тагын бер әни кеше диспансерга барырга җыена. Дәвалауны алар Әлмәт, Чаллы шәһәрләрендә үтәләр, агымдагы елдан башлап, Чаллы наркология диспансерында. Соңгы ике елда дәвалану үткән 4 әни эшкә урнаштырылды . Әниләре дәвалану үткәннән соң, приютлардан 6 бала гаиләләргә кайтарылды. Һәр балага үз гаиләсе кирәк, һәр бала әти-әни җылысына мохтаҗ. Шуңа күрә проектка җәлеп ителгән һәркемгә ныклык һәм, гаиләләр таркалмасын, балалар үз әти-әниләре янында яшәсен, дигән теләктә калам. Билгеле, дәвалану шактый катлаулы һәм дәвамлы. Ләкин әти-әниләр үз балалары хакына моны эшләргә тиеш, ә без аларга ярдәм итәргә һәрвакыт әзер. 
– Рәхмәт, Резедә Камиловна!

Фото:https://ru.freepik.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев