31 декабрьдән Чаллы урау юлында түләү алына башлый
Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрен урап узучы түләүле юл участогы рәсми рәвештә «Автодор» дәүләт компаниясе идарәсенә тапшырылды.
Йөргән өчен түләү 31 декабрь төнге уникедән башлап алыначак.
Хисаплау өчен «Свободный поток» (Ирекле агым) дип аталган киртәсез система кулланылачак. Компания вәгъдә иткәнчә, җыелган акчалар юлны карап тотуга һәм ремонтлауга юнәлдереләчәк.
Түләргә теләмәгән автомобильчеләр Алабуга һәм Чулманның уң яры аша үтүче бушлай маршруттан файдалана ала. Бу юлның озынлыгы — 82 км, бу түләүле урау юлның озынлыгына (81 км) диярлек тиң.
Трассаның үзендә йөртүчеләргә авария комиссарлары ярдәм итәчәк, аларны ** 2323* кыска номеры буенча чакыртырга мөмкин. Гамәлдәге тарифлар операторның — «Автодор – Платные дороги» җәмгыятенең сайтында урнаштырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев