14 яшькә кадәрге балаларны социаль челтәрләрдә теркәү тыелса?..
Дәүләт Думасы депутаты Евгений Федоров цифрлы үсеш министры Максут Шадаевка 14 яшькәчә балаларны социаль челтәрләргә әти-әниләре яки башка законлы вәкилләре рөхсәтеннән генә теркәтүне тәкъдим иткән.
Депутат сүзләренчә, балалар начар, психикага көчле басым ясаучы идеяләрнең йогынтысына җиңел бирелә. Бу җәһәттән без танылган әти-әниләр, укытучылар һәм блогерларның фикерләрен белештек. Алар мондый контрольгә ничек карый? Гомумән, артык яшь буынга Бөтендөнья пәрәвезендә урын бармы?
Гүзәл Уразова, җырчы:
– Мин бу идея белән килешәм һәм аны тулысынча хуплыйм. Кызганыч, бүген интернет киңлекләре балаларыбызны кирәкмәгән мәгълүматтан саклап калу мөмкинлегенә ия түгел. Без, шәхсән, мөмкин булганча балаларны гаджетлардан чикләргә тырышабыз. Аннан ios яки андроид кулланучыларның, балаларына смартфон биргәндә, махсус бала аккаунты ясап, аны үз телефоннары аркылы контрольдә тоту мөмкинлеге бар. Смартфон белән көненә ничә сәгать куллануны да билгеләп куярга була. Технологияләр үсеше шаккатыра, ләкин шул вакытта балаларыбызның тәрбиясе, психик сәламәтлеге беренче урында булырга тиеш!
Айсылу Лерон, алып баручы:
– Дөресен генә әйткәндә, бу тәкъдимнең чынга ашуын күз алдына китереп бетерә алмыйм. Интернетта контроль, гомумән, бар һәм булачак микән соң ул? Законнан бигрәк, бу – әти-әниләр җаваплылыгы, миңа калса. Алар балаларының шәхси тормышы белән кызыксынырга, социаль челтәрләрдә утырып, вакытларын гел юкка уздыруга юл куймаска тиеш. Үз балаларыма килгәндә, иң олысы – Фәридәнең (8 яшь тула) бүген, гомумән, смартфоны да, аңа ихтыяҗы да юк. Без «Умные часы» аркылы аралашып торабыз. Әлегә мин баламның социаль челтәрләрдә теркәлүенә әзер түгел, чөнки аларның, файдасына караганда, зыяны күпкә артык. Гәрчә үзем алардан файда гына алырга тырышсам да. Ләкин моны балалар гына түгел, өлкәннәр дә аңлап бетерми. Хәтта аларны да кайчак тыярга, контрольдә тотарга кирәк кебек.
Ринат Галиәхмәтов (Татар малай), блогер:
– Мин бу тәкъдим белән тулысынча килешәм. Моңарчы да гел әйтә килдем: бала, социаль челтәрләрдә теркәлгән очракта, бу хакта әти-әнисенә әйтергә, ә алар, үз чиратында, аның алдагы гамәлләрен контрольдә тотарга тиеш. Бу – баланың интернетта куркынычсызлыгын тәэмин итүче бердәнбер юл. Дәүләт тарафыннан да контроль булу бик яхшы булыр иде. Килеп чыкса, әлбәттә.
Марсель Вәгыйзов, җырчы:
– Көчемнән килсә, 14 яшьләрен тутырганчы балаларга телефонны бөтенләй бирмәс идем. Биргән очракта да, элемтә өчен «кнопкалы» телефон да бик җитә. Алар, бар дөньяларын онытып, шуннан кирәген дә, кирәкмәгәнен дә карап, бик күп вакытларын юкка сарыф итә.
Рифат Мәрдәнов, укытучы:
– Балаларның социаль челтәрләрдә теркәлүен һәм анда башкарган гамәлләрен күзәтүдә ике як та җаваплы. Ягъни закон да, әти-әниләр тарафыннан игътибар да бик мөһим урын алып тора. Шулай да, әти-әниләр өстендә җаваплылык күбрәк. Билгеле, иң беренче чиратта, алар контрольдә тотарга тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев