САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

1 март – Халыкара мәчеләр көне

Песи яратасызмы?

Мәченең иң борынгы сурәте моннан 6 мең ел элек ясалган. Аны йорт хайваны итәргә тырышу да кулга ияләштерүдән түгел, ә тәхеткә утыртудан башланган. Әйе, Борынгы Мисырда мәчене алиһә дәрәҗәсенә күтәргәннәр. Ай, уңыш, балалар тудыру алиһәсе — Бастет мәче башлы итеп сурәтләнгән. Мисырлылар хуҗабикәләрнең җаны, үлгәч, мәчегә күчә, дип ышанганнар. Мәчегә һәрчак юл биргәннәр, янгын була калса, өйдән иң элек аны чыгарганнар.

Корольләр һәм патшаларның да иң яраткан хайваны булган ул. Англия парламентының бүген дә үз мәчеләре бар. Аларны карап-тәрбияләп торучы, шуның өчен хезмәт хакы алучы махсус кешеләр бар.

Патшалар Петр I һәм Екатерина II дә мәчеләрне бик яратканнар — Кышкы Сарайда 300дән артык песи яшәгәнлеге билгеле. Япония императоры Ихийо мәчеләре ризыкны иң затлы бәллүр савытлардан гына ашаганнар, ефәк мендәрләрдә йоклаганнар.
Пәйгамбәребез Мөхәммәд с. г. в. песиләр яраткан. Сөекле мәчесе Муэзза чапаны итәгендә йокыга киткәч, ул, мәчене уятмас өчен, итәген кискән. Шуңа да песигә мәчетләргә керергә дә, анда яшәргә дә рөхсәт ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев