Районда Яңа ел төне тыныч үтте
Районда бәйрәм тыныч, хәвеф-хәтәрсез үтте. Бәла-каза, гадәттән тыш хәлләр очраклары булмады. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының райондагы хезмәткәрләре тәүлек буе оешмаларда дежурлык иттеләр, халык күп була торган бер генә оешманы да игътибар күзеннән ычкындырмадылар. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының район гражданлык яклау идарәсе җитәкчесе Рамил Госманов хәбәр итте. Моннан тыш,...
Районда бәйрәм тыныч, хәвеф-хәтәрсез үтте. Бәла-каза, гадәттән тыш хәлләр очраклары булмады. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының райондагы хезмәткәрләре тәүлек буе оешмаларда дежурлык иттеләр, халык күп була торган бер генә оешманы да игътибар күзеннән ычкындырмадылар. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының район гражданлык яклау идарәсе җитәкчесе Рамил Госманов хәбәр итте. Моннан тыш, бүген - 1 январьдә Сарман урта мәктәбендә махсус өйрәнүләр үткәрелде. Мәктәп коллективы гадәттән тыш хәлләргә әзер икәнлеген күрсәтте - тиз һәм дөрес хәрәкәт итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев