Боздан белеп йөрергә кирәк
Кыш әле яңа башланды, ә инде республикада боз астына китү очраклары турында хәбәрләр ишетелә башлады. Алай гына да түгел, алар узган елдагыга карый ике тапкыр артыграк та теркәлгән. Мондый бәхетсезлек очраклары булмасын өчен һәм аларга тарыганда, нишләргә соң? Бу уңайдан гражданнарны саклау идарәсе җитәкчесе Рамил Госманов киңәшләрен җиткерәбез. - Бәхетсезлек...
Кыш әле яңа башланды, ә инде республикада боз астына китү очраклары турында хәбәрләр ишетелә башлады. Алай гына да түгел, алар узган елдагыга карый ике тапкыр артыграк та теркәлгән. Мондый бәхетсезлек очраклары булмасын өчен һәм аларга тарыганда, нишләргә соң? Бу уңайдан гражданнарны саклау идарәсе җитәкчесе Рамил Госманов киңәшләрен җиткерәбез.
- Бәхетсезлек очраклары бозда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен белмәү яисә аларны үтәмәүдән килеп чыга. Боз, ике-өч атна тоташ салкыннар торганнан соң, куркынычсызга әйләнә. Тик кыска гына вакытка җылытып алганда да, ул көпшәкләнә, ныклыгын югалта. Кеше үзе генә 6-7 сантиметр калынлыктагы боздан чыга алса, төркем белән булганда, бозның калынлыгы 7-12 сантиметрдан ким булмаска тиеш. Бозның ныклыгын аның төсенә карап билгеләп була. Ул зәңгәрсу яки яшькелт төстә икән, ныклы, дигән сүз. Ә аксыл яки саргылт төскә керү ныклыгын югалтуны аңлата. Чишмәләр чыккан җирдә, агым көчле урыннарда, шулай ук кар астында боз юкарак була.
Аяк астында боз ватылып, суга төшеп киткәндә, иң мөһиме - паникага бирелмәскә. Таяну мәйданы зуррак булсын өчен, кулларны бозга җәеп салып, кискен хәрәкәтләр ясамыйча, күкрәк белән шуышып чыгарга, башта тәгәрәп, аннан шуышып килгән юлдан кирегә барырга кирәк. Ярда яки куркынычсыз җирдә карга аунау карның суны сеңдерүенә китерә. Аннан җылыну, кибү урыны карыйсы була.
Әгәр сезнең күз алдында берәрсе суга төшеп китсә, кычкырып, ярдәмгә килүегезне әйтегез. Янына шуышып кына барырга кирәк. Аска салырга олырак такта, фанер кисәге булса, яхшы. Бозның кырына ук килмәскә, суга төшкән кешегә таяк, бау, каеш ише әйбер ыргытырга һәм аны тартып алырга кирәк.
Бозда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәсәгез, тормышыгызга куркыныч янамас.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев