САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Тугрылык өчен – медаль

Ләшәү Тамак авылы мәдәният йортында Гаилә көне уңаеннан зур кичә булды. Анда Түбән Ләшәү авылыннан озак еллар бергә тату гомер кичергән, инсафлы, игелекле балалар тәрбияләп үстергән Рәмзия һәм Роберт Садертдиновлар чакырылган иде. Район хакимияте башлыгы урынбасары Г.Сәляхова аларга "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медален тапшырды. Ул, халыкны социаль яклау идарәсе начальнигы...

Ләшәү Тамак авылы мәдәният йортында Гаилә көне уңаеннан зур кичә булды. Анда Түбән Ләшәү авылыннан озак еллар бергә тату гомер кичергән, инсафлы, игелекле балалар тәрбияләп үстергән Рәмзия һәм Роберт Садертдиновлар чакырылган иде. Район хакимияте башлыгы урынбасары Г.Сәляхова аларга "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медален тапшырды. Ул, халыкны социаль яклау идарәсе начальнигы Р.Шиһапова, Ләшәү Тамак авыл җирлеге башлыгы Р.Насыйров иң изге теләкләрен ирештерделәр. Сәхнәгә бер-бер артлы Садертдиновларның балалары, туганнары, әниләре Тәнзилә апа белән Мәдинә апа чыктылар. Алар йөрәк түрләрендә булган иң җылы хисләрен белдерделәр, изге теләкләрен җыр сүзләренә салдылар.
Рәсемдә: медаль ияләре Рәмзия һәм Роберт Садертдиновлар (уртада) туганнары, балалары белән.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X