САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Сарманда Ахырзаман үзен сиздермәде

Кадерле дуслар, 23 август көнне чираттагы Ахырзаман булырга тиеш иде. Башкачарак әйткәндә, бүген бу текстны язуым һәм сезнең аны укуыгыз - чын мәгънәсендә могҗиза, чөнки хәзер инде 24 август! Дөресен генә әйткәндә, Ахырзаман безне тагын "алдады". Ул моңа кадәр булырга тиешле "Ахырзаман"нардан аерылмады - ул шулай ук булмады. Шуңа күрә,...

Кадерле дуслар, 23 август көнне чираттагы Ахырзаман булырга тиеш иде. Башкачарак әйткәндә, бүген бу текстны язуым һәм сезнең аны укуыгыз - чын мәгънәсендә могҗиза, чөнки хәзер инде 24 август!

Дөресен генә әйткәндә, Ахырзаман безне тагын "алдады". Ул моңа кадәр булырга тиешле "Ахырзаман"нардан аерылмады - ул шулай ук булмады. Шуңа күрә, нәтиҗәләп, әйтергә кирәк: Сарман халкын Ахырзаман белән генә куркытып булмый. Алар дөнья ахырына әзерләнеп тә тормадылар, чөнки ул чыннан да булса, берни дә коткармый...

Халык, җиңел сулап, 2021 елга кадәр тыныч яши ала. Ул елны тагын бер Ахырзаман вәгъдә итәләр...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев