САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Сарман районында яшәүчеләр референдум хакында үз фикерләрен белдерделәр

8 сен­тябрь­дә - бер­дәм та­выш би­рү кө­нен­дә, Сар­ман hәм Җә­лил по­се­ло­гын­нан ка­ла, авыл җир­лек­лә­рен­дә үза­ра са­лым­га ка­гы­лыш­лы мәсь­ә­лә бу­ен­ча ре­фе­рен­дум уз­ды­ры­ла­чак. Шунысын да әйтергә кирәк: Татарстан Муниципаль берәмлекләр советының узган ел булган съездында үзара салымның hәр җыелган бер сумына дәүләт финанславы булу мөмкинлеге турында әйтелде. Ун­си­гез яшь­тән өл­кән бул­ган­нар референдум...

8 сен­тябрь­дә - бер­дәм та­выш би­рү кө­нен­дә, Сар­ман hәм Җә­лил по­се­ло­гын­нан ка­ла, авыл җир­лек­лә­рен­дә үза­ра са­лым­га ка­гы­лыш­лы мәсь­ә­лә бу­ен­ча ре­фе­рен­дум уз­ды­ры­ла­чак.

Шунысын да әйтергә кирәк: Татарстан Муниципаль берәмлекләр советының узган ел булган съездында үзара салымның р җыелган бер сумына дәүләт финанславы булу мөмкинлеге турында әйтелде. Ун­си­гез яшь­тән өл­кән бул­ган­нар референдум уңаеннан бу көнне үз фи­кер­лә­рен бел­де­рә ала. Бу ту­ры­да нәр­сә уй­лау­ла­ры бе­лән кы­зык­сы­нып, без бер­ни­чә ке­ше­гә мө­рә­җә­гать ит­тек.

Да­ни­яр Га­зи­зов, Әл­мәт авыл җир­ле­ге баш­лы­гы:

- Ү­за­ра са­лым - бил­ге­ле бер җир­лек­тә­ге мәсь­ә­лә­ләр­не хәл итү өчен, шул җир­лек­тә­ге ха­лык­тан җы­ел­ган ак­ча­лар ул. Сер тү­гел, элек­ке­рәк ел­лар­да без мо­ны кул­ла­нып ка­ра­дык. Без, мәсәлән, hәр ке­ше­дән ил­ле­шәр сум җый­дык. Ин­ва­лид­лар, мәк­тәп уку­чы­ла­ры, сту­дент­лар hәм та­гын кай­бер ка­те­го­рия ке­ше­ләр­дән аны со­ра­мый идек. Бу мәсь­ә­лә­гә төр­ле­чә ка­рау­чы­лар бул­ды, бар ке­ше дә бир­мә­де дә. Мин исә аны, ки­рәк­ле ча­ра, дип са­ныйм. Чөн­ки авыл­лар­да юл­лар­ны, зи­рат­лар­ны ка­рап то­ру, чүп­лек­ләр­не тәр­тип­тә то­ту hәм баш­ка шун­дый эш­ләр өчен авыл җир­лек­лә­ре­нең финанс мөмкинлекләре җит­ми. Өмә­ләр оеш­ты­рып, ига­нә­че­ләр яр­дә­ме бе­лән ге­нә хәл итеп бе­те­реп бул­мый алар­ны. Ре­фе­рен­дум­да ха­лык, бу мәсь­әлә­не аң­лап, дө­рес та­выш би­рер, дип ыша­нам. Ре­фе­рен­дум үт­сә, үза­ра са­лым җыю за­кон­лы рә­веш­тә баш­ка­ры­ла­чак.

Мөс­лим ра­йо­нын­да мон­дый ре­фе­рен­дум уз­ды­рыл­ды ин­де. Бер авыл җир­ле­ген­дә үза­ра са­лым кү­лә­мен баш­ка­лар­га ка­рый ким­рәк куй­ган­нар, шул сә­бәп­ле, кар­шы­лык­лар ки­леп чык­кан. Мон­дый хәл­ләр­гә юл куй­мас өчен, күлә­мен бар җир­лек­тә дә бер­төр­ле итәр­гә ки­рәк, дип са­ныйм.

Үза­ра са­лым­нан кер­гән ак­ча­лар­ны без җир­лек­тәге юл­лар­ны тө­зек­лән­де­реп то­ру, урам ут­ла­рын рәт­кә са­лу, ху­җа­сыз эт­ләр бе­лән көрәшүгә юнәл­тер­без, дип план­лаш­ты­рып то­ра­быз.

Фа­лия Әх­мәт­җа­но­ва, Алек­санд­ров­ка авы­лы ве­те­ран­нар со­ве­ты рә­и­се:

- Авыл өчен то­ты­ла тор­ган шун­дый фонд бул­ды­ру­га мин кар­шы тү­гел. Үз эшем­нән ге­нә чы­гып та әй­тә алам: авыл­да бе­рәр өл­кән ке­ше­нең юби­ле­ен­да ба­рып кот­лап кай­тыр­га, кеч­ке­нә бул­са да, бү­ләк юнә­тер­гә ак­ча ка­ян алыйк ми­кән, ди­гән чак­лар бу­ла. Авыл җир­ле­ген­дә аның өчен фонд юк, ди­ләр. Бәл­ки, ки­лә­чәк­тә шун­дый ак­ча­лар җы­ел­са, ве­те­ран­нар со­вет­ла­ры­на өлеш ти­яр.

Кү­лә­мен кур­кы­ныч күп бил­ге­лә­мәс­ләр әле. Ел­га бер мәр­тә­бә җы­е­лыр ин­де ул. Авыл өчен ул ак­ча­лар бик ярап ку­яр. Аны мо­ңар­чы бир­мә­гән хә­ер дип ке­нә дә ка­бул итәр­гә бу­ла.

Фир­дәү­сә Хә­би­бул­ли­на, Лә­шәү Та­мак мәк­тә­бе укы­ту­чы­сы:

- Ре­фе­рен­дум бу­ла­ча­гы ту­рын­да ишет­кән идек ин­де. Ан­дый ча­ра­лар­га бар­мый кал­ган юк, алар­да үз фи­ке­рең­не әй­тә ала­сың бит. Элек­ке­рәк ел­лар­да, дө­рес­рә­ге, су бе­лән тәэ­мин итү авыл җир­ле­ге «өс­тен­дә» бул­ган­да, бу юнә­леш­тә­ге чы­гы­мнар­ны кап­лау өчен дип, ак­ча җы­я­лар иде. Шул үза­ра са­лым ке­бег­рәк бул­ган ич ин­де ул. Җы­ел­ган ак­ча­лар бил­ге­ле мак­сат­лар­га юнәл­те­лер­гә, алар­ның ни­чек то­ты­лу­ын конт­роль­ләү­че рев­ко­мис­сия ке­бек ор­ган бу­лыр­га, ха­лык җы­ен­на­рын­да аның то­ты­лы­шы бу­ен­ча от­чет ку­е­лыр­га ти­еш, дип уй­лыйм. Шул чак­та ха­лык ара­сын­да ри­за­сыз­лык­лар да ту­мас, аң­ла­шыл­мау­чан­лык­лар да бул­мас.

Гөл­да­ния Са­фи­на, Сак­лау­баш авыл җир­ле­ге баш­кар­ма ко­ми­те­ты җи­тәк­че­се урын­ба­са­ры:

- Күп­ләр хә­тер­ли­дер әле, со­вет влас­те чо­рын­да ике сум кү­лә­мен­дә үза­ра са­лым җы­е­ла иде. Авыл җир­ле­ген­дә эш «та­вык чүп­ләп бе­те­рер­лек тү­гел» һәм кү­бе­се­нә ак­ча ки­рәк. Үза­ра са­лым бу­ен­ча ре­фе­рен­дум уз­ды­ру бу­ен­ча эш баш­лан­ды ин­де. Авыл ак­ти­вы кат­на­шын­да җы­е­лыш бул­ды, ан­да ре­фе­рен­дум­­да ку­е­ла­сы со­рау­лар­ны ка­ра­дык. Без үза­ра са­лым ак­ча­ла­рын ри­ту­аль хез­мәт­ләр күр­сә­тү һәм зи­рат­лар­ны ка­рап то­ру­га юнәл­тер­без, ди­гән нә­ти­җә­гә кил­дек.

Ре­фе­рен­дум­ны уз­ды­ру сай­лау ко­мис­си­я­лә­ре­нә йөк­лә­нә. Без­дә ул ике учас­ток­та - Сак­лау­баш­та һәм Өчөй­ле Сак­лау­да үтә­чәк. Ха­лык бу мәсь­ә­лә­гә аң­лап, дө­рес якын ки­лер, дип уй­лыйм. Хә­зер авыл ке­ше­се дә бик укы­мыш­лы, яңа­лык­лар­дан да хә­бәр­дар. Без­гә тәкъ­дим­нәр бе­лән мөрә­җә­гать итү­че­ләр дә бе­теп тор­мый. Аң­ла­шыр­быз, ре­фе­рен­думда ти­еш­ле та­выш җы­яр­быз, дип ыша­нам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев