САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

"Лилия" балалар бакчасында бәйрәмнәрне күңелле үткәрәләр

Сарман авылының 2нче санлы “Лилия” балалар бакчасында, 23нче март көнне, зурлар төркеме Нәуруз бәйрәм иртәсе уздырды.

Буген без дә Нәурүз бәйрәме иде.

Март ае – яз башы, бик матур ай. Нәуруз – язны каршылап, язгы чәчу эшләре алдыннан уткәрелә торган халык бәйрәме ул. Нәуруз – ул игелек, дуслык бәйрәме. Ул тынычлыкка, матурлыкка өндәуче бәйрәм.

Нәуруз бәйрәме котлы булсын,

Эче тулы нур булсын!

Нәуруз көен кем көйләсә,

Ул дәртле һәм бай булсын! - дигән шигырь юллары белән башланып китте бәйрәм иртәсе. Көн белән төн тигезләшкән көнне - язны каршылады зурлар төркеме балалары. Бәйрәм җыр белән башланып китте. Бәйрәм барышында шигырьләр ,биюләр, бәйге-уеннар белән үрелеп барды. Монда урман җәнлекләре кунак булдылар. Нәурүз Кыш белән сынашып алды.Нәурүзбикәбез әлеге ярышларда үзенең булдыклылыгы, җитезлеге белән җиңеп чыкты.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев