САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Иминлек

ТР Дәүләт автоинспекциясе юллардагы куркыныч статистиканы игълан итте

Ел башыннан бирле Татарстан юлларында булган аварияләрдә 57 кеше һәлак булган.

Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе идарәсе җитәкчесе Рөстәм Гарипов хәбәр итте.

16 мартка булган оператив мәгълүматларга караганда, республикада 463 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда 57 кеше үлгән, 581 кеше төрле тән җәрәхәтләре алган. Аварияләр һәм имгәнүчеләр саны кимесә дә, һәлак булучылар санының артуы күзәтелә.

Төп сәбәпләр

Рөстәм Гарипов билгеләп үткәнчә, юлдагы фаҗигаләрнең төп сәбәпләре түбәндәгеләр:

 * тизлекне арттыру;

 * каршы як полосага чыгу;

 * җәяүлеләрне бәрдерү.

Былтыргы елның шул ук чоры белән чагыштырганда, юлларда һәлак булучылар саны 19 кешегә күбрәк. Юлларда игътибарлы булыгыз, үз гомерегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев