Сарманда яшәүче Эллария Гарипова дәү бабасы белән горурлана. "Үлемсез полк" геройлары
Бабам Бөек Ватан сугышында катнашкан.
Минем дәү бабам Газизов Миңнегол Газиз улы 1924 елның 12 гыйнварында Сарман районы Түбән Ләшәү авылында туган.
Аңа унҗиде яшь тулганда, сугыш башланган. Ирләрне, яшь егетләрне атларга утыртып, Сарман военкоматыннан Бөгелмә вокзалына китергәннәр. Аларны, поездга утыртып, Казанга җибәргәннәр. Казаннан төрлесен төрле җиргә озатканнар. Дәү бабам ике атналык шоферлар курсын тәмамлагач, сугыш учагына киткән. Венгрия, Румыния, Чехословакиядә булган, машинада снарядлар ташыган. Күп тапкырлар бомба “яңгыры” астында калган. Шуның берсендә снаряд шартлап, аяк, кул бармакларын өздергән. Госпитальдә дәваланып чыкканнан соң да, сугышның соңгы көненә кадәр үз хезмәтен дәвам иткән. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен ул күп орден-медальләр белән бүләкләнгән. Сугыш беткән көннәрне Чехословакиядә каршылаган. Сугыштан исән кайтып, колхозны күтәрүдә катнашкан. Тракторда, комбайнда эшләгән, бригадир булган. Барлык авыр хезмәтләрне башкарган. Тату гаилә корып, авылның дәрәҗәле кешесе булып яшәгән.
Бүгенге көндә дәү бабабыз безнең арада юк инде. Без, оныкчыклары, дәү бабабыз яшәгән йортка кайтып, аның уйнаган гармуннарын сузгалап, орден-медальләрен карап, аны гел искә алабыз. Безгә рәхәт тормыш булсын өчен, үз гомерләрен кызганмаган сугыш батырларына чиксез рәхмәтлебез! Безгә дә, бездән соңгыларга да андый авырлыклар булмаса иде, дибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев