Реклама
Иминлек
ЮХИДИнең район бүлекчәсе хезмәткәрләре чираттагы рейдка чыктылар
Районда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен салынган штрафларны вакытында түләмәү очраклары 2013 нче елда 70 булып, узган ел бу күрсәткеч 230 га җиткән. Болар, билгеле, юл хәрәкәте иминлеге инспекциясе хезмәткәрләре тарафыннан ачыкланганнары гына. Шунысын да әйтергә кирәк: бу күрсәткечләр юл хәрәкәте иминлеге кагыйдәләрен бозучыларның артуы белән генә түгел, мондый төр...
Районда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен салынган штрафларны вакытында түләмәү очраклары 2013 нче елда 70 булып, узган ел бу күрсәткеч 230 га җиткән. Болар, билгеле, юл хәрәкәте иминлеге инспекциясе хезмәткәрләре тарафыннан ачыкланганнары гына. Шунысын да әйтергә кирәк: бу күрсәткечләр юл хәрәкәте иминлеге кагыйдәләрен бозучыларның артуы белән генә түгел, мондый төр гражданнарга карата көрәшнең тагын да кискенләшүе белән дә аңлатыла. 14 гыйнварда Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенең район бүлекчәсе хезмәткәрләре суд приставлары белән берлектә чираттагы рейдка чыктылар.
Сүз уңаеннан
Быелның 1-14 январь көннәрендә штрафларын вакытында түләмәгән 4 кеше ачыкланган. Юл хәрәкәте иминлегенең район бүлекчәсендә әҗәтләре 10 мең сумга җиткән һәм аннан арткан 61 кеше исәптә тора.
Рейд турында Зөлфия Шәрипованың тулы язмасын газетабызның 16 гыйнвар саныннан укыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев