“Права”сызның машина йөртергә хокукы юк, - диләр юл иминлеге сакчылары
-
Самокат, квадрацикл, питбайкта йөрү кызык булса да, яшь буын гомере өчен алар куркыныч тудыралар.
Җәй көне юл хәрәкәте аеруча активлаша, шул рәвешле аварияләр саны артуы да күзәтелә. Республиканың юл иминлеге өчен җаваплы хезмәткәрләреннән кергән мәгълүматлар бер дә тынычланырга ирек бирми. Ә районда бу уңайдан саннар ни хакта сөйлиләр, профилактик чараларның файдасы бармы? Шулар хакында ТР Дәүләт автоинспекциясенең район бүлеге начальнигы Николай Самойлов белән әңгәмә кордык.
- Николай Дмитриевич, районда аварияләр торышы ничек?
- Соңгы ярты ел эчендә район территориясендә 141 юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Бу, узган ел белән чагыштырганда, 31гә күбрәк. Аларда ике кеше һәлак булган, 8е төрле дәрәҗә тән җәрәхәтләре алганнар. Бу саннар да үткән елдагыдан күбрәк.
Юл һәлакәтләренең сәбәбе булып, машина йөртүчеләрнең тиешле тизлек режимы сайламаулары, хәрәкәт итү полосасындагы чатларда башка транспортка юл бирү кагыйдәләрен үтәмәүләре тора.
Автотранспорт йөртүченең спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә руль артына утыруы да аянычлы төгәлләнә. Юл йөрү кагыйдәләрен бозган шундый бер шофер аркасында юл һәлакәте булды.
- Исерек хәлдә руль артына утыручылар күпме соң?
- Гомумән алганда, ярты ел эчендә шундый 42 факт теркәлгән. Узган ел бу сан да кимрәк – 38 булган. 3 кеше спиртлы эчемлек кулланган хәлдә икенче тапкыр руль артына утырган.
- Автотранспорт йөртү таныклыгыннан башка техника белән идарә итүчеләр дә очраштыргалый бугай...
- Әйе, кызганычка каршы, андыйлар ел саен тоткарланып торалар. Агымдагы елның алты аенда шундый биш факт булды. Узган ел да шулчаклы машина йөртүче “права”сыз йөргәне өчен җәзага тартылган иде.
- Балалар катнашында юл һәлакәтләре күпме?
- 16 яшькә кадәр булган балалар катнашында район территориясендә өч юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Бәхеткә, аларда һәлак булучылар юк, әмма ике бала тән җәрәхәте алган.
- Хәзер балалар арасында самокат, квадрацикл, питбайк кебек техника төрләре популярлашты. Яшь буын өчен алар ни дәрәҗәдә куркыныч?
- Нинди төр техниканың да кеше гомере, сәламәтлеге өчен зыян салуы ихтимал. Гадәти велосипедтан егылып та, имгәнергә мөмкин. Шуңа күрә балаларны кечкенәдән, аңа велосипед алганчы ук, иминлеккә, юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү мөһим. 7 июль көнне Сарманда 2012 елгы яшүсмер, техника белән идарә итү таныклыгы булмаган хәлдә, питбайк белән хәрәкәт юлына чыга һәм 2015 елгы җәяүлене бәрдерә. Нәтиҗәдә зыян күрүче, теш казнасы сынып, Чаллыга БСМПга озатыла.
- Велосипед, скутер кебек техника белән идарә итүнең аерым таләпләре бармы?
- Әйе, бу урында тагын бер кат искәртеп китү урынлы булырдыр. 7 яшькә кадәр сабый велосипедта бары тик тротуарда, башка төрле транспорт йөрми торган ябык территориядә генә йөрергә тиеш. 14 яшькәчәләр парк-скверларда, җәяүле юлларында хәрәкәт итә алалар. Балигъ булганнарга техника хәрәкәтенең уң ягыннан яки юл кырыннан йөрергә ярый. 16 яшьтән егетләр һәм кызлар, мопед һәм скутер белән идарә итәр өчен, М категорияле техника йөртү таныклыгы алырга тиешләр. 18 яше тулганнарга А категорияле таныклык алу хокукы бирелә. Әлбәттә, шлем, тезләрне, терсәкләрне саклау җайланмалары, перчаткалар булуы мөһим. Юл йөрү кагыйдәләрен бозган балигъ булмаган балалары өчен әти-әниләр җавап тота. Бу хактагы материал балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясенә җибәрелә, бала учетка куела. Балага техникасын биргән зат җаваплылыкка тартыла. Питбайкны гадәттә мотокросс өчен сатып алалар, ул юлдан читтә дә яхшы йөри торган бик зур булмаган мотоцикл. Ул автоспортта куркынычсызрак исәпләнсә дә, аңа карата да таләпләр катгый. Питбайк белән идарә итүдә осталык таләп ителә. Юл йөрү кагыйдәләрен бозган яшүсмер үзенә генә түгел, әйләнә-тирәдәгеләргә дә зыян салырга сәләтле. Квадрациклга да яшүсмер транспорт йөртү таныклыгыннан башка утырырга тиеш түгел. Узган елдан кертелгән таләпләр буенча, А һәм Б категорияләре, иминиятләү полисы булу зарур.
- Зур саннар булмаса да, бер кеше гомере дә кадерле бит. Районда юл иминлеген тәэмин итү буенча нинди чаралар күрелә соң?
- Ярты ел эчендә автоинспекция
хезмәткәрләре тарафыннан юл йөрү кагыйдәләре бозуның 1609 очрагы теркәлгән. Узган елның әлеге чоры белән чагыштырганда, бу сан кимрәк. Җомгадан алып якшәмбегә кадәр исерек килеш руль артына утырган шоферларны ачыклау буенча экипажлар эшли, төнлә дә рейдлар үткәрелә. “Тоннель” чарасы барышында күләмле тикшерүләр уздырыла. Транспорт йөртү хокукы булмаган яки мәхрүм ителгәннәр исемлеге участок уполномоченныйларына да тапшырыла, андыйларны ачыклау белән алар да шөгыльләнәләр. Автоинспекциянең һәр инспекторына беркетелеш тә бар. Шулай ук массакүләм мәгълүмат чаралары белән тыгыз элемтәдә эшләү дә күп очракта уңай нәтиҗә бирә.
- Штрафларын вакытында түләмәгәннәр белән эш барамы?
- Әйе, штрафларын түләмәгән өчен, 32 автотранспорт йөртүче административ җаваплылыкка тартылды. Узган ел андыйларның саны 28 иде. Өч кешенең милкенә арест салынды.
- Җаваплылыкка тарту хокукы автоинспекция хезмәткәрләрендә генәме?
- Юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен участок уполномоченныйлары да беркетмә төзергә хокуклы. Отчет чорында алар тарафыннан 300 хокук бозу очрагы теркәлгән. Узган ел алар 489 беркетмә төзегән булганнар.
- Юл һәлакәтләре артуга техника саны да тәэсир итми калмыйдыр әле...
- Әйе, анысы да роль уйный. Агымдагы елның 1 февраленнән 30 июньгә кадәр теркәү бүлегендә 192 яңа транспорт чарасы исәпкә куелган. Шул ук вакытта 41 техника учеттан төшерелгән һәм 204 автомобиль хуҗасын алмаштырган.
- Әңгәмәгез өчен рәхмәт. Һәркемгә имин юллар насыйп итсен.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев