САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Көнгә бер алма аша - табиб кирәк булмас

-

Әгәр баш өянәге булачагын яисә башыгыз авыртачагын сизәсез икән, алма ашап куегыз һәм әлеге чирләр сезне борчымас.

 

Көнгә 1 алма ашау тәннең С витаминына булган ихтыяҗының 1/4 өлешен бетерергә сәләтле. С витамины исә тирегә җыерчыклар чыгудан һәм иртә картаюдан саклый. Алмада В2 витамины да бар. Әлеге файдалы матдәгә ихтыяҗ булмаса, биткә бетчәләр чыкмас, чәч кавыкланмас, иреннәр ярылмас.

 

Алмаларда булган В1 витамины ару, күңел төшенкелеген җиңәргә, йокысызлык белән көрәшергә ярдәм итә.

 

Алмаларның ялкынсынуга һәм микробларга каршы үзлеге бар, алар кан тамырларын ныгыта, холестерин дәрәҗәсен төшерә, кан басымын җайлый, ашкайнатуны, матдәләр алмашын яхшырта, тәнне агу, авыр тимер матдәләрдән чистарта.

 

Каты алманы әкрен генә чәйнәп ашау уртларга сылама ясагандай йогынты ясый, шулай ук авыздагы микробларның 90% үлә.

Алмада тешләр бозылуга юл куймаучы табигый кислоталар бар.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев