Фаҗигаләр сабак булмаган
Республика массакүләм мәгълүмат чаралары хәбәр итүенчә, соңгы вакытта гына да Татарстан юлларында ике сабый баланың (4 һәм 6 айлык) гомере өзелде.
Бу фаҗигаләргә автомобильдә балаларны йөрткәндә креслодан файдаланмау, куркынычсызлык каешларын эләктермәү кебек фактлар да йогынты ясады. Шул уңайдан бүген – 26 январь көнне ЮХИДИнең район бүлекчәсе начальнигы вазифаларын вакытлыча башкаручы Рәмис Сафин җитәкчелегендә киңәйтелгән рейд үткәрелде. Анда юл хәрәкәте инспекторлары гына түгел, участок инспекторлары һәм эчке эшләр бүлегенең башка хезмәткәрләре дә катнаштылар. Ике сәгать чамасы дәвам иткән рейд вакытында балаларны креслода йөртмәүнең – 1, куркынычсызлык каешын эләктермәүнең 2 очрагы ачыкланды. Юл хәрәкәте иминлеге кагыйдәләренә туры килми торган караңгылатылган тәрәзәләр белән йөрүчеләр дә тоткарланды.
Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев