2020-2021 елында югары уку йортларында бюджет урыннары саны билгеле булды
Урыннарның күбесе бакалавриат программалары буенча булачак.
2020-2021 уку елында Россия югары уку йортларына барлыгы 525 663 бюджет урыны бирелгән. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәет хәбәр итте.
Иң күбесе бакалавриат программалары буенча - 302 776 урын. Специалитетка 76 мең урын каралган.
2020 елга Мәгариф һәм фән министрлыгының өстенлекле юнәлешләрендә - сәламәтлек саклау, педагогика, IT, ракета-космос өлкәсе, филология, мәдәният һәм сәнгать, диелә бу хәбәрдә.
Фото: pixabay.com
Материал:https://vk.com/atannary
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев