Ураза — ул ач тору гына түгел
Әссәләмүгаләйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ, хөрмәтле райондашлар!
Барыгызга да, хәерле, имин көннәр телибез.
Бохари һәм Мөслимнең җыентыгында китерелгән бер хәдистә уразаның фазыйләтләре хакында әйтелә: “Аллаһ Тәгалә ураза тотучыга әҗер-савапны хисапсыз күп итеп бирүендә. Башка гыйбадәтләр өчен савап билгеле бер күләмдә бирелсә, ураза тоткан өчен күпме савап бирәчәген яшергән Аллаһ Тәгалә. Ул әйтә: "Сабыр кылучыларга әҗер-савапны хисапсыз бирермен". Әйе, кардәшләрем, ураза бездән күп сабырлыклар сорый шул:
Аллаһка итагать итүдә,
гөнаһлардан тыелуда,
Аллаһның тәкъдиренә буйсынуда.
Икенче фазыйләте — ураза тотучының шатлыгы. Әлеге шатлыкларның берсен авыз ачканда кичерәбез. Шушы озын көннәрдә ашау-эчүдән тыелып торгач, кеше тамагын туйдырганына бик нык куана. Чөнки ашау-эчү — аның иң яраткан шәһвәте ул. Икенче шатлыгы исә Кыямәт көнендә Аллаһы Тәгалә каршына баскач, Ул безгә әҗер-саваплар өләшкәндә булачак. Кыямәт көне дәһшәтле, ул көн бик куркыныч булачак. Ышаныгыз, кардәшләр: бик эсседә хисапның башлануын көтеп торуга караганда, бу дөньяда 14-18 сәгать сабыр итү күпкә җиңелрәк булыр. Аларны аерым Раян ишекләреннән кертәчәкләр. Аллаһ Тәгалә бу кешеләргә аерым рәхим-шәфкать бирәчәк. Шуңа күрә бу дөньяда Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен ураза тотып сабыр итү Кыямәт көне авырлыкларына түзүгә караганда хәерлерәк.
Өченче фазыйләте, кардәшләрем, ураза тотучының авызыннан килгән иснең хуш истән дә тәмлерәк булуында.
Без беләбез: ураза вакытында ашамыйча торгач, безнең эчтә төрле процесслар бару сәбәпле, авызыбыздан күңелсез исләр килә. Ләкин шушы ис, кешегә ошамаса да, Аллаһ каршында Кыямәт көнендә бик күркәм ис булачак.
Дүртенче өстенлеге — уразаның гөнаһларыбызның сөртелүенә бер сәбәп булуында.
Пәйгамбәребез с.г.в. әйтте: "Адәм баласы һәрберсе хаталы. Шул хаталанучыларның иң хәерлесе — тәүбә кылучысыдыр". (Тирмизи риваяте)
Һәрберебезнең дә гөнаһлары, хаталары бик күп, кардәшләрем. Шуңа күрә һәрдаим истигъфар кылып, Аллаһ Тәгаләдән гафу сорап, тәүбә кылып торырга кирәк. Ә ураза исә гөнаһларыбыз ярлыкануга, гафу ителүгә сәбәп булып тора.
Бохари һәм Мөслим җыентыгында Әбу Хурайрадан килгән бер хәдистә болай диелә: "Кем Рамазан аенда иман белән Аллаһы Тәгаләнең әҗерен өмет итеп ураза тотса, Аллаһ Тәгалә аның Рамазанга хәтле булган гөнаһларын кичерәчәк".
Шуңа күрә безгә бу форсатны кулдан ычкындырмаска тырышырга кирәк. Раббыбыз безгә тиешенчә, Үзе теләгәнчә уразаны тотып бетерергә насыйп итсен. Тик шунысын тагын бер кат искәртик: бу фазыйләтләр кемгә генә хас булыр соң? Кем уразаны тиешенчә, ихластан Аллаһ ризалыгы өчен генә тота, шуңарга бирелер әлеге өстенлекләр. "Кара әле, нинди озын көннәрдә ураза тотып йөри", - дип кеше мактасын өчен түгел, ә, бәлки, Аллаһы Тәгалә ризалыгын алып, әҗер-савапларын Кыямәт көнендә күрәм дигән өмет һәм ышаныч белән ураза тотучыларга гына хас булыр бу фазыйләтләр.
Ураза — ул ач тору, дигән сүз генә түгел. Безнең күзләребез, колаклар, авызлар да ураза тотарга тиеш. Гайбәт тыңлаудан, сөйләүдән, гөнаһлы әйберләргә караудан тыелырга тиеш безнең әгъзалар.
Пәйгамбәребез с.г.в. әйтте: "Кем начар сүзләрне, начар гамәлләрне калдырмый, шушы ашау-эчүне калдыруда Аллаһы Тәгаләнең хәҗәте юк" (Бохари риваяте).
Димәк, ашау-эчүне генә калдыру җитми әле безгә. Без авызны, күзләребене бозык гамәллардән, ниятләрдән, әшәке, оятсыз сүзләрдән ураза тоттырырга тиеш. Колакларыбызны теләсә нинди буш сүз тыңлаудан, гайбәтләрдән сакларга тиеш. Шулай итеп тотканда гына, уразаларыбыз дөрес, әҗер-саваплы булачак. Йә Раббым, һәрберебезгә дә дөрес, Син кабул итәрлек итеп уразалар тотып чыгарга насыйп әйләсәң иде. Әмин!
Илнур хәзрәт Сабуров, “Тәүфыйк” мәчете имам-хатыйбы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев