Реклама
Дин һәм әхлак
Сарман районы мәчетләрендә ифтар мәҗлесләре дәвам итә
Изге Рамазан аеның шундый озын көнле вакытка туры килүе дә, эссе һава да ураза тотучыларга киртә булмады. 363кеше арасында үткәрелгән сораштыру нәтиҗәләре буенча, аларның 93 е көн саен, ә 73 е берничә көн ураза тотачак. Шул уңайдан мәчетләрдә авыз ачтыру мәҗлесләре үткәреп торалар. Шәрләрәмә, Әхмәт, Петровка-Завод, Иске Минзәләбаш, Юлтимер, Рангазар,...
Изге Рамазан аеның шундый озын көнле вакытка туры килүе дә, эссе һава да ураза тотучыларга киртә булмады. 363кеше арасында үткәрелгән сораштыру нәтиҗәләре буенча, аларның 93 е көн саен, ә 73 е берничә көн ураза тотачак. Шул уңайдан мәчетләрдә авыз ачтыру мәҗлесләре үткәреп торалар. Шәрләрәмә, Әхмәт, Петровка-Завод, Иске Минзәләбаш, Юлтимер, Рангазар, Чукмарлы һәм Мортамак мәчетләрендә авыз ачтырулар көн саен диярлек үткәрелә. Авылларда ифтарга якынча 3000 сум китә. Җәлил мәчетендә ифтар мәҗлесе көн саен үткәрелә, анда авыз ачтырырга теләгән кешегә ифтар 4000 сумга төшәчәк. Шулай ук Сарманның ике мәчетендә дә көн саен авыз ачтырулар үткәрелә. "Тәүфикъ» мәчетендә табын әзерләүгә якынча 7000 сум - 75-80 кеше йөри, "Җәмигъ" та 12000 сум тирәсе тотыла - 130-140 кеше йөри. Анда авыз ачтырырга теләүчеләр, Рамазан башланганчы ук, күпләп чиратка язылганнар. Теләгән кешеләр берләшеп тә уткәрәләр. Бүген Сарманда сәхәрне 2 сәгать 26 минутта тәмамладылар, авыз ачу - 20 сәгать 45 минутта булачак.
Уразаларыбыздан Аллаһ риза булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев