САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм әхлак

Районда Ураза Гаетен бәйрәм итәләр

Рамазан ае безгә ризыкның, суның кадерен белергә, гайбәтләрдән, начар гамәлләрдән, нәфестән тыелырга, сабырлык, миһербанлылык, шәфкатьлелек сыйфатларын тәрбияләргә ярдәм итте.

 Бүген мөселман кардәшләребез Ураза бәйрәмен билгеләп үтәләр. Район мәчетләрендә бәйрәм рухы хөкем сөрә. Халык бер-берсен котлый, бүләкләр алыша. Сарманның "Җәмигъ" мәчете дә халык белән тулы иде. Ир-атлар - зур, хатын-кызлар кече залдан урын алды. Иң элек Корьән уку, дога кылу булды. Район мөхтәсибәте мөхтәсибе Сәид хәзрәт Хакоа район мөхтәсибәте исеменнән Ураза бәйрәме белән котлады. Тантанада район башлыгы Фәрит Хөснуллин да катнашты һәм бәйрәм сәламнәрен җиткерде. "Елдан-ел мәчеткә йөрүчеләр, ураза тотучылар саны арта. Бу - күркәм күренеш. Рамазан аенда район үзәгендә, Җәлилдә, Әлмәт, Шәрләрәмә авылларында көн саен ифтар ашлары үтте. Дин кардәшләребез бик күп игелекле гамәлләре белән үрнәк күрсәтәләр. Милләтара дуслыкны ныгытуга, яшьләрне тәрбияләүгә зур өлеш кертәләр. Тирә-юньнең чисталыгын булдыруда, зиратларны тәртиптә тотуда һәрвакыт үрнәк. Районыбызда эшмәкәрлекне, кече һәм урта бизнесны үстерүдә күркәм мисалларыгыз күп. Тоткан уразаларыбыз, биргән сәдакаларыбыз, кылган догаларыбыз кабул булсын. Саулык, иминлек һәм муллык насыйп итсен", - диде ул.
Аннан Гает намазы укылды. Соңыннан чарада катнашучылар бәйрәм коймагы белән сыйландылар.

Альбина Сабирова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев