САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм әхлак

Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин: «Мәетне сәбәпсез яру - гөнаһ»

Тән — әманәт, аның хуҗасы — без түгел, ә Аллаһы Тәгалә. Шәригать буенча мәет яру гөнаһ түгелме? Кайсы очракларда мәрхүмне, һичшиксез, ярачаклар, ә кайчан ярдырмаска да мөмкин? Болар турында Казанның «Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин белән сөйләштек.

 «Исән кешене ничек ихтирам итсәк, мәеткә дә шулай карарга тиешбез»

Элек яшьли үлгән кешеләрне генә ярсалар, хәзер картын да, яшен дә яралар. Шәригатьтә мәет яруга караш нинди? Тыеламы бу, рөхсәт ителәме?

Шәригать буенча адәм баласының тәне гаять дәрәҗәле һәм мөхтәрәм булып санала. Шуңа күрә пәйгамбәребез саләллаһү галәйһи вәссәлләм кеше исән чагында аның тәне, гомере, сәламәтлеге, малы, намусы — кеше белән бәйле һәрнәрсә дә, хәрәм, тыелган, ди. Без кешегә зыян китерүне күз алдына китерә алмыйбыз.

Бары тик шәригать рөхсәт иткән очракларда гына кешегә зыян китерергә була. Мәсәлән, ул җинаятьче икән, җәза йөзеннән аның малын тартып алырга яки суктырырга мөмкин. Әмма болай гына бернинди зыян китерергә хакыбыз юк. Пәйгамбәребез саләллаһү галәйһи вәссәлләм кешенең, хәтта хайванның да йөзенә сукмагыз, ул — аның иң мөхтәрәм өлеше, ди. Шуңа күрә без, мөселманнар, боксны өнәп бетермибез. Чөнки анда биткә сугалар. Шулай итеп кеше исән чакта аның тәненә булган ихтирамны күзәтәбез.

Алай гына түгел, кеше ачтан үлә башласа, гомерен саклап калу өчен, аңа хәтта хәрам булган ризыкларны кулланырга мөмкин. Әйтик, мондый кеше дуңгыз ите ашарга мөмкин. Туйганчы түгел, гомерен саклап калыр өчен генә. Үләксә дә ашарга була. Болар хәрам саналган булса да, Аллаһы Тәгалә аны гөнаһ итми. Чөнки бу, әйткәнемчә, гомерне саклап калыр өчен.

Мисал өчен, ике кеше сәфәрдә, ди. Боларның ашарларына булмаган. Ачлыктан берсе вафат булды, ди. Үз гомерен саклар өчен икенчесе дустының итен ашарга мөмкин. Андый очракларның да булганы бар. Тау башында самолет килеп төшеп, андагы кешеләр исән калалар. Һәлак булган кешеләрнең итен ашап исән кала алар. Һәм бүгенге көнгә кадәр бу гамәлләреннән оялалар. Менә мондый очракларда шәригать кеше итен ашауны тыя. Ягъни дуңгыз итен ашарга мөмкин булса да, кешегә кагылырга ярамый.

Шушы ук тәртип һәм кагыйдә мәрхүмнәргә, мәетләргә дә кагыла. Кеше үлгәннән соң да, тәне шундый ук мөхтәрәм, дәрәҗәле булып кала. Шуңа күрә без мәеткә суга, теләсә ничек мыскыл итә, аяк-кулларын сындырып, бөгеп, ямьсез гамәлләр кыла алмыйбыз. Шәригать буенча аны яра, кисә дә алмыйбыз. Бу тыела. Пәйгамбәребез саләллаһү галәйһи вәссәлләм үлгән кешеләрнең хәтта сөякләрен сындырмагыз, ди. Шуның белән бәйле рәвештә мәет белән гайре табигый әйберләр эшләү, кисү кебек әйберләр тыела. Ягъни исән кешегә ничек карасак, мәеткә дә шулай карарга тиеш булабыз. Мәетне юу, чәчләрен матурлап тарау да исән кешегә булган кебек ихтирам билгесе.

Мәет яру тыелган дидегез, димәк, бу — гөнаһ?

Тулаем алганда, яру, әлбәттә, гөнаһ. Бу тулаем алганда гына. Ниндидер искәрмәләр бөтен очракта да була. Әйтик, мәетне сәбәпсез кисү, яру, сөякләрен сындыру гөнаһ санала. Чөнки ярганда мәетнең тиресен генә кисмиләр. Анда кабыргалар сындырыла, киселә, кешенең башы ачыла, баш сөяге киселә, кайбер вакытта буыннар да сына.

Шәхсән үземә биш елга якын моргта мәетләр юып озатырга туры килде. Мин — боларның бөтенесен дә үз күзем белән күргән кеше.

«Криминал аермачык күренмәсә, үлемнең сәбәбен белү безгә нәрсә бирә?»

Кешене үлгәннән соң да җәзалау түгелме икән бу?

Элек медицина хәзерге кебек түгел иде. Кеше үлеп киткән икән, нәрсәдән үлгәне ачыктан-ачык күренмәсә, аны вакыты җиткән дип күмеп куйганнар. Йөрәге туктаганмы аның анда, эче авыртканмы, башымы… Элек авылда да шул иде бит инде. «Аның бер атна эче авыртып йөрде, шуның белән үлеп китте ул», — диләр иде. Ә ул гап-гади сукыр эчәгеннән дә булырга мөмкин бит. Ул чагында медицина шуның кадәр үсеш алмаганга күрә, кеше үлгән дә киткән, сәбәбен белмәгәннәр дә.

Бүгенге көндә дә бу сәбәпне белү шулай ук кирәк тә түгелдер. Мәсәлән, кеше картайган, вакыты җиткән, ятып үлгән, ди. Бу очракта криминал аермачык күренмәсә, үлемнең сәбәбен белү безгә нәрсә бирә? Ярар, белдең син аның йөрәктән үлгәнен… Гадәттә, йөрәк туктый, йә инсульт була бит инде кешедә.

Медицина диагнозлар куярга өйрәнде, күп авыруларны беләбез хәзер. Ярып карау медицина ягыннан бернәрсә дә бирми. Нәрсәдән үлгәнен белеп тору да әллә ни тынычландырмый. Үлгән кешене кайтарып булмый бит. Бу очракларда да яруның мәгънәсе юктыр дип уйлыйм. Әмма криминал бар икән, кеше бернәрсәгә зарланмыйча, сау-сәламәт йөргән җиреннән үлеп китсә, яру кирәктер.

Урамда табылган мәетләр була. Шәхсән үземнең моргта шундый хәл күргәнем бар. Урамнан яшь егет мәетен алып килделәр. Карап торышка бернинди имгәнгән җирләре юк. Ләкин ярып карагач, башны ачкач кына, баш миендә гематома табыла. Димәк, аның башына сукканнар. Тышкы яктан күренми суккан җире, ә баш миендә гематома. Бу — криминал, монда җинаять эше ачалар. Мондый әйберләрне белер өчен бүгенге заманда мәетләрне ярырга туры килә. Бу очракта шәригать каршы килми. Чөнки җинаятьне бетерү, ачыклау, җинаятьчене табу беренче урынга чыга. Ул кеше башкаларга да зыян китерергә мөмкин бит.

Мирас малы, ата малы, туган малы өчен дә үтерү бар, авыру кешедән котылыр өчен эшләнгән җинаятьләр булырга мөмкин. Андый сәбәпләр күзәтелсә, ярып тикшерергә туры килә.

Кайбер илләрдә эвтаназия дигән әйбер бар. Авырып яткан кешене, озак азапланмасын дип, үз теләге, ризалыгы белән үтерәләр. Шәригатьтә тыелганмы бу?

Тыелган. Бик каты авырган кеше хәтта үзе үтерүләрен теләсә дә, яисә үзенә кул салса да гөнаһ санала. Мөселман кешесе мондый эшкә барырга тиеш түгел. Пәйгамбәребез саләллаһү галәйһи вәссәлләм вакытында да мондый хәл була. Сугыштан соң бер сәхәбә яраланып ята. Ул, авыртуларына чыдый алмыйча, үзен кадап үтерә. Пәйгамбәребез саләллаһү галәйһи вәссәлләм: «Бу кеше тәмугка керә, ләкин мин аның өчен барыбер дога кылам», — ди. Без моны кяфер дип санамыйбыз, шулай да бик зур хәрам санала. Бик каты авырган очракта да, ислам динендә эвтаназия тыелган.

Татарстан Диния нәзарәте яру мәсьәләсе буенча 2017 һәм 2018 елларда Сәламәтлек саклау министрлыгына мөрәҗәгать иткән булган. Нинди нәтиҗәгә килдегез?

Закон нигезендә, дини сәбәп аркасында ярдырмаска дип моргка, табибларга әйтергә була, бу вакытта ярмыйлар. Дөрес, криминал булмаса гына. Криминал булса, сорап тормыйлар, яралар, без дә каршы түгел моңа. Канун буенча, кеше: «Мине ярмагыз», — дип васыять язып калдырса яисә туганнары: «Ул бик дини кеше иде, ярмагыз», — дип гариза язса, мәетне ярмыйлар. Хәтта мәчеттән: «Бу кеше мәчеткә йөрде, иманлы, динле кеше иде», — дигән белешмә алучылар да булды. Шулар нигезендә ярдырмыйча кайтучылар бар. Криминал булмаса, Аллага шөкер, дәүләтебез дини сәбәпләр белән ярдырмаска рөхсәт итә. Бу канунны кулланырга гына кирәк.

«Васыять язмый китсәң, гөнаһы, беренче чиратта, үзеңә була»

Васыять язарга җитешми үлеп китсәң?

Монда сәбәпсез ярырга кирәкми дигән кагыйдә бар. Бу очракта кешене ярдырырга кирәкми. Туганнары кайгыртырга тиеш, алар кайгыртмаса, мәхәллә яки йөргән мәчете кайгырта ала.

Беркем дә карамыйча, бу кешене яралар икән, беренче чиратта, гөнаһ васыять язып калдырмаган өчен, шул кешенең үзенә була. Һәр кешенең васыяте язылган булырга тиеш. Яшькә карамый ул. Икенчедән, туганнарына гөнаһ төшәргә мөмкин. Өченчедән, кайгыртмаган башка мөселманнарга җаваплылык төшә ала. Чөнки без, мөселманнар, бер-беребезне кайгыртырга тиеш. Кайдадыр бер күмүче кешесе булмаган мөселман вафат булса, без аны җирләргә тиеш. Бу — безнең вазифа.

Медицина өлкәсендә, моргта эшләүчеләр дә динне белсәләр комачауламас иде. Алар күбесе мәеткә бер ит кисәгенә караган кебек карыйлар. Бер караганда, шулай булмаса, бәлки эшли дә алмас иде алар. Әмма шулай да ниндидер чик булырга тиеш. Мәсәлән, кирәк булган җирне генә ярырга мөмкин.

Үземнең әти операциядән соң хастаханәдә вафат булды. Мин табибларга: «Сез бит инде аның авыруын беләсез, операция ясап карадыгыз. Ярмаска мөмкинме?» — дип сорадым. Алар: «Юк, без ярырга тиеш. Табиб хатасы китмәгәнме икәнен белергә тиешбез», — диделәр. «Табиб аның йөрәгенә операция ясады. Мөмкин булса, башын ярмагыз әле. Томография ясадыгыз, анда нәрсә икәнен беләсез», — дидем. Алар килеште. Шуңа күрә табиблар кирәкле өлешен генә эшләсәләр, ярасы урынын гына ярсалар, яхшы булыр иде.

Гадәттә, кеше яру — бик вәхши күренеш. Берзаман видеосы да бар иде аның. Кешенең ике ягыннан кабыргасын кисеп алалар. Аны ике якка ачмыйлар, җиңелрәк булсын дип кисеп алалар. Аннары бугаздан тотып, эчтәге бөтен әйберне алга чыгарып салалар. Кеше бушап кала. Гафу итегез инде, хайван сую да ямьсез күренеш, ә монда бу хәлләр кеше белән бара. Шуңа күрә, әйткәнемчә, ниндидер чик кирәк. Бу эшне ихтирамлырак, әдәплерәк, матуррак эшләсәләр әйбәт булыр иде.

 

"Үлемне исән чакта кайгыртырга тиешбез"

Ярмаска дигән васыять була торып, ахырда бу кеше ярылса, гөнаһы балаларына буламы?

Гөнаһы васыятьне үтәмәгән кешегә була. Үлемне исән чагыбызда кайгыртырга тиешбез. Бу, беренчедән, дөрес итеп яшәү, икенчедән, васыять калдыру, өченчедән, шушы васыятьне үтәрлек, динле балалар тәрбияләү.

Кайвакытта кеше шәригатькә туры килмәгән васыять тә калдыра. Мәсәлән, «Мине яндырыгыз да көлемне Лас-Вегас өстендә очырыгыз», — дип. Бу очракта васыять үтәлми. Чөнки ул шәригатькә каршы килә. Васыятьне дөрес булса гына үтәргә кирәк.

 

Дөрес васыятьне үтәмәсәң, үлгән кешедән гафу сорап, дога кылу дөрес буламы?

Васыяте булгач, үлгән кеше өстендә гөнаһ булмый. Үтәмәгән кеше үзе өчен гафу сорарга тиеш. Ул Аллаһы Тәгалә каршында гөнаһлы. Үти ала торган васыятьне, соң булмаса, үтәргә кирәк. Ә соң булса, тәүбә итеп Аллаһы Тәгаләдән гафу гына сорыйсы кала.

 

Бездә үлгән кешене мөмкин кадәр тизрәк җирләргә кирәк. Ә моргта ярганчы берничә көн үтәргә мөмкин. Бу вакытта нишләргә?

Әйе, шәригать буенча тоткарлый торган мөхтәрәм сәбәпләр булмаса, мәетне тизрәк җирләү каралган. Яруны ашыктырып булмаса, мәетне икенче, өченче көнгә калдыруның зыяны юк, гөнаһы булмый. Мөселманнарның тиз җирләнүләрен белеп, бу эшне тизләтергә дә була. Аллага шөкер, хәзер тәүлек буе эшләү мөмкинлеге бар. Моргларга өстәмә кешеләр генә алырга кирәк. Әлбәттә, акчаны янда калдыру йөзеннән бер-ике кеше генә алалар да, аннан чиратлар барлыкка килә. Бу теләктән, җитәкчеләрдән тора.

Морглар шимбә, якшәмбе эшләми. Ул көннәрдә мәетләр күп җыела. Шуңа күрә дүшәмбе көнне күмәргә мәетләр бик күп була. Ә ял көннәрендә кеше эшкә чыкмый, кабул итә алмыйлар. Һәм монда спекуляция барлыкка килә: күпмедер акча түләсәң, эшкә чыгалар. Бу спекуляцияләрне бетерсәләр, әйбәт булыр иде. Халык, чыннан да, үз туганының кайдадыр суыткычта, шәрә килеш ихтирамсыз ятуын теләми.

Реклама

 

«Ярганнан соң баш миен урынына түгел, эчкә тыгып куялар»

 

Тән — безнең әманәт. Тәннең хуҗасы — Аллаһы Тәгалә. Ул безгә нинди тән бирсә, без аңа шундый ук тәнне кире алып кайтырга тиеш. Ярылган мәетнең эчке органнары тиешле тәртиптә, үз урынына урнаштырылмый. Димәк, без тәнне шундый ук итеп алып кайтып тапшыра алмыйбыз. Бу шәригатькә бөтенләй дә туры килми түгелме?

Әйткәнемчә, кешенең органнарын тышка чыгарып салалар. Бу араларга, алдын, артын карарга җиңел булсын өчен эшләнә. Органнарны дөрес урынга куймау гына түгел, хәтта кайбер органнарны бөтенләй кире куймаска мөмкиннәр. Гадәттә, бу тәҗрибәләр студентларны өйрәтер өчен эшләнә. Кайвакытта органның ниндидер кисәкләрен әле алып та калалар. Җинаять булса, агу яки пуля эләккән булса, ул урынны озак вакытка алып калалар. Мәетне җирләгәннән соң да кала әле ул кисәк. Бу әйберләрне эшләргә ихтыяҗ юк икән, кирәкми эшләргә. Монда табибларның үзеннән тора. Алар күп очракта сәбәбен белә. Моны таләпләр нигезендә законлаштырырга кирәк.

Бу органнарны кире урынына салу-салмауда, дөрес урнаштырмауда мәетнең туганнарының гаебе юк икән, аларның берсенә дә гөнаһ булмый. Гөнаһ моны эшләгән кешегә була. Әгәр дә ул кеше дә моны эшләргә мәҗбүр булса, аңа да гөнаһ түгел.

Мәетнең башын кискәннән соң, аның баш миен алалар. Ул баш миен күп очракта башка утыртмыйлар. Хәзер ничектер, белмим. Моргтан соң мәет юганда, мәетнең башын күтәрсәң, башы җиңел. Баш мие алына. Мин кайда куйганнарын сорагач, «Эченә салып, тегеп куябыз», — диделәр. Башына кире тыгарга җайсыз аны, ул анда тормаячак, чөнки баш сөяге киселгән. Шуңа күрә мондый әйберләрдә ихтыяҗ юк икән, эшләмәү хәерлерәк.

 

«Органнарыңны сатарга ярамый, бүләк итәргә мөмкин»

 

Үз органнарыңны сатарга ярыймы?

Син аны бүләк итеп бирергә мөмкинсең. Шәригатьтә дә, илебез законнары буенча да эчке әгъзаларны сатарга ярамый. Чөнки бу — Аллаһы Тәгалә биргән әйбер, товар түгел, аннан акча эшләргә ярамый.

Мәетнең органнарын алып сатканда гөнаһ була. Мондый очраклар бар. Безнең Казанда да җәнҗал булган иде, хәтерләсәгез. Мәет әгъзаларын фармацевтикага һәм косметологияга сату очрагы булды. Әлбәттә, бу кешеләрне тоттылар, җаваплылыкка тарттылар.

 

Әңгәмә башында «Мәетнең тәненә исән чагындагы кебек ихтирам булырга тиеш», — дидек. Органнарны башка кешегә бирү бу кагыйдәгә каршы килмиме соң?

Кемнеңдер гомерен озайту, сәламәтлеген саклап калу өстенрәк. Беренче очракта, әлбәттә, ихтирам кирәк. Табибларда кунакта булганда, алар: «Безнең хастаханәдә генә йөрәк күчереп утырту буенча аена әллә ничә операция була», — диделәр. Минем сорау туды: «Йөрәкне кайдан ала соң алар?» «Үлгән кешеләрнекен, әле бөтенләй бозылмаган кешеләрдән алабыз. Безнең закон буенча, кеше тәненә тимәсеннәр, дип язып калдырмаса, аның органнарын алырга рөхсәт», — диделәр.

Үлгән кешенең органнары алынган булса, әйтик, тикшерер өчен башка җиргә җибәрелгән булса, мәетнең туганнары шул органны табып күмәргә тиешме?

Бу органны табу мөмкинлеге булса, табып күмәргә, җиргә кертергә кирәк. Ул кайдадыр чүплеккә чыгарып ташланырга яки яндырылырга тиеш түгел. Бала төшкәндә, кайчакта ул баланы бирмиләр, ләкин аны сорап алып җирләргә була.

Кайбер галимнәр: «Кайдадыр башка кеше тәненең күпчелек өлеше табылса, җеназа намазын укып, күмәргә кирәк. Ә әгъзалар аерым-аерым табылса, җеназа намазы укылмый. Чөнки аның хуҗасы исән булырга мөмкин», — ди.

 

Әгъзаларны үлгән кеше янына күмәргәме?

Үлгән кеше кабере янына күмеп булса, шулай итәргә кирәк. Бу мөмкин түгел икән, зиратның берәр өлешенә барып күмәргә була.

 

Мөселман хатын-кызына моргта эшләү дөресме?

Үлгән кешенең дә гаурәтен карарга ярамый. Шуңа күрә шәригать буенча ир-кешене ир-ат, хатын-кызны хатын-кыз юа. Моргта ярганда да шулай булса, әйбәт булыр иде. Аннан соң, мәетнең карарга ярамаган җирен без каплап юабыз. Моргта ярганда, мәетнең гаурәтен карау гөнаһ була. Ләкин ихтыяҗ булганлыктан бу гөнаһ төшеп тора. Медицинадагы кебек инде: авырткан җиреңне күрсәтер өчен гаурәтеңне ачарга кирәк, «Юк, ачмыйм, киттем мин, үләм», — дип булмый.

Ләкин тагын бер проблема бар: хатын-кызга мондый эш килешәме соң? Моргта эшләү хатын-кызның йөрәген катылатырга, кырысрак итәргә, рухи яктан зыян китерергә мөмкин. Монда без гадимнәр фәтвасына мохтаҗ. Шушы эшкә күңеле ята торган хатын-кызга рөхсәт итәргә мөмкин. Була бит шундый хатын-кызлар, алар табигатьтән шундый, курыкмыйлар. Шуңа күрә ихтыяҗ булса, әлбәттә, эшләргә мөмкин. Ә ихтыяҗ бар.

Шәхсән минем үземә бер әйбер күрергә туры килде. Бу башлангыч чорда иде, моргларда ул вакытта тәртип бик юк иде. Ир кешене дә, хатын-кызны да бер кеше юып бирә иде. Йә булмаса, бөтенләй безнең диндә булмаган берәү юып бирә. Әйе, ул шәригать буенча нишлисен белә, ләкин бит алай ярамый, бу дөрес булмый, мөселман кешесе юарга тиеш.

Аллага шөкер, әйтә-әйтә, өйрәтә-өйрәтә, вазгыять үзгәрде. Хәзер моргларда мөселман кешесе юа. Суд-медэкспертизада да штатта мулла бар, ул намаз укый, шунда эшли, шунда юа. Аллага шөкер, Татарстанда бу өлкәдә бик зур тәртип урнаштырылды. Ни өченме? Чөнки ихтыяҗ бар.

 

Закон буенча ничек?

Мәетне яру яки ярмау турындагы карар «Россия Федерациясендә гражданнарның сәламәтлеген саклау нигезләре турында»гы 323нче Федераль закон һәм Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының 2013 елның 6 июнендәге «Патолого-анатомик ярулар уздыру тәртибе турында»гы 354нче боерыгына нигезләнеп кабул ителә.

«Россия Федерациясендә гражданнарның сәламәтлеген саклау нигезләре турындагы» законынның 67нче маддәсендә «Мәетне яру аның үлем сәбәбен белү һәм авыру диагнозын ачыклау өчен башкарыла» диелә. Шушы ук маддәнең өченче пунктында дини карашларга нигезләнеп, ире яки хатынының, яки якын туганының (балалары, әти-әнисе, бертуган апа-сеңелләре, абый-энеләре, оныклары), алар булмаса, башка туганнары, яки законлы вәкиленең язмача гаризасы булган очракта, яки инде мәрхүм үзе исән чакта шундый гариза язып калдырганда, ярмаска мөмкин диелә.

Шунда ук искәрмә дә бар: «Үлемдә көч кулланылган булуга шик булса, үлемгә китергән сәбәпне, авыруның соңгы клиник диагнозын ачыклый алмаганда, стационар шартларда бер тәүлектән ким вакытта медицина ярдәме күрсәтелеп, дару препаратларының дозасын арттыру йә аны күтәрә алмауга шик булса, үле бала туса, суд-медицина тикшерүе кирәк булганда һәм тагын берничә очракта мәет ярыла», диелгән.

 

Чыганак: https://intertat.tatar/news/religion/07-08-2021/nurulla-h-zr-t-zinn-tullin-m-etne-s-b-psez-yaru-g-na-5832919

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев