Татарда гаилә коручы яшьләрне, "башлы-күзле" булды, диләр. Әйтергә кирәк, яшьләр күпне күрәләр. Егетләр матур, зифа сынлы кызларны күздән ычкындырмыйлар. Кызлар да егетләргә, кигән затлы костюмнарына, йөргән иномаркаларына карап, бәя бирәләр. Бер авылда балаларына никах укыткан әтидән күршесе: "Нәрсә, күрше, балаларыңны "башлы-күзле" иттеңме?" - дип сорый икән. Әти кеше, авыр сулап:...
Татарда гаилә коручы яшьләрне, "башлы-күзле" булды, диләр. Әйтергә кирәк, яшьләр күпне күрәләр. Егетләр матур, зифа сынлы кызларны күздән ычкындырмыйлар. Кызлар да егетләргә, кигән затлы костюмнарына, йөргән иномаркаларына карап, бәя бирәләр. Бер авылда балаларына никах укыткан әтидән күршесе: "Нәрсә, күрше, балаларыңны "башлы-күзле" иттеңме?" - дип сорый икән. Әти кеше, авыр сулап: "Күзләре бар да, но башлары юк..." - дип җавап биргән. Чыннан да, күпчелек яшьләребез, үзләренә тормыш иптәшен сайлаганда, күзләре күргәнгә куанып, башкайларын эшләтергә өлгерә алмый калалар. Еш кына мәчеткә, никах укыту нияте белән, яшь парларыбыз мөрәҗәгать итәләр. Берсеннән берсе чибәр, зәвык белән киенгәннәр. Кыяфәтләре - карап туймаслык. Шул яшьләргә бераз сораулар биреп карыйсың: "Сез гаиләне ничек күз алдына китерәсез? Гаиләдә "ир-хуҗа" кем ул, аның вазифалары нинди? Ә хатынга нинди бурычлар йөкләнә? Аллаһ теләсә, сез киләчәктә әти белән әни булырсыз, ата-ана булу вазифалары нәрсәдән гыйбарәт?"... Бер караганда, гадәти сораулар кебек. Әмма яшьләрнең уй-фикерләрен тыңлый башласаң, кызганыч, күбесе гаилә тормышы, ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләр хакында бик аз беләләр. Гәрчә, кайберләре белән "танышырга" өлгергән булсалар да. Әле туксанынчы елларда, мәдрәсәдә шәкерт булып йөргәндә, Төркиядән хәзрәт - яшьтән үк мәдрәсәдә тәрбия алган, Коръәнне яттан белүче 18 яшьлек бер егет килде. Татарчаны да үзләштерде, халык та үзен яратып өлгерде. Әкренләп никахларга чакыра башладылар. Гадәттә, никахы булгач, исем кушуы да озак көттерми. Ләкин бездә исем кушуларның бигрәкләр дә тиз килеп җитүен аңлау аның өчен иң катлаулысы булды. Бервакыт, аштан кайткач, ул: "5-6 ай элек кенә никахларын укыган идем, бүген инде балаларына исем кушып кайттым", - дип аптырады. Шулай шул, яшьләребез гаилә нигезләрен артык белмәсәләр дә, алдан "тәҗрибә туплап" куярга өлгерәләр.
Яшьләргә гаилә серләрен, ир-хатын вазыйфаларын, кемнеңдер ире яки хатыны булуның никадәр зур җаваплылык икәнен кечкенәдән аңлатасы иде дә бит. Тик күп кенә әти-әниләр моңа җиңел карыйлар. Никахлашырга теләгән балаларына да телефоннан гына мулла чакырталар. Алдан очрашып, никах мәҗлесе турында сорашуны мәшәкать саныйлар. Шулай берсендә мәчеттә телефон шалтырады. Трубканың теге ягында бер апаның дорфа гына тавышы яңгырады:
- Алло, бу мәчетме?
- Әйе, мәчет.
- Безгә мулла җибәрегез әле, кызыма никах укытып аласы иде.
- Сөбхәнәллаһ, апа, килегез мәчеткә, сөйләшик, яшьләр белән күрешик. Никах - бик мөһим нәрсә бит ул...
- Ярар инде, берәр бабай җибәрегез дә, укып китәр. Сәдакасын бирербез...
Әти-әнисендә шундый караш булгач, яшьләрдән нәрсә өмет итәргә? Киләчәктә, нанотехнологияләр үскән саен, никахларны интернет аша яки "СМС" җибәрү белән генә укырга калмасак ярый инде...
Яшьләрдә гаилә тормышына карата җаваплылыкны арттыру нияте белән, моннан берничә ел элек, мәхәлләбездә никах алды дәресләре үткәрү тәртибен керттек. Әлбәттә, зарланучылар булды: "Монда да бюрократия икән", "Динне авырайтасыз" кебек сүзләр ишетергә туры килде. Әмма, Аллаһка шөкер, әкренләп җайга салынды: хәзер һәр атнаның чәршәмбе һәм шимбә көннәрендә (кемгә ничек уңайлы) яшь парлар мәчеткә килеп әңгәмә үтәләр. Шуннан соң гына аларның мөрәҗәгатьләрен кабул итәбез һәм никах укучыны билгелибез. Кайбер көнне унлап пар була. Бер сәгать чамасы хәзрәтләр аларга гаилә серләре турында нәсихәтләр бирәләр, никах мәҗлесенең тәртибен аңлаталар: кемне кайда утыртырга, ничек киендерергә, табында ниләр булырга тиеш һәм башкалар. Әңгәмә ахырында парлар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар ишетәләр. Никахлашучы яшь парларга бер дәрес кенә түгел, тулы бер курслар үткәрсәң дә, артык булмас иде, билгеле.
Элгәре заманнарда татар авылларында димче әбиләр булганнар. Тормышны күргән, авыл халкын, нәсел-ыруларны белгән абыстайлар, кемнең кемгә туры килүен чамалап, бер-берсенә пар булырдай йөрәкләрне кавыштырырга тырышканнар. Бүген исә, бездә - мәхәббәт, без бер-беребезне яратабыз, дип, әти-әни, әби-бабай фатихасын да алып тормыйча өйләнешәләр, бераздан "холыкларыбыз туры килмәде" дигән сылтау белән аерылышалар.
Бүгенге җәмгыятьтә аерылышучыларның күп булуы (урыны белән илле проценттан арта) - яшьләрне никах, гаилә әманәтенә алдан әзерли алмавыбызның бер нәтиҗәседер.
Күп яшьләрнең хатасы шунда: миңа яшисе, кемне теләсәм - шуны алам, дип, күкрәк кагалар. Әмма бу адымнары белән үзләренең генә түгел, бәлки, бөтен нәселләренең шәҗәрәсенә үзгәрешләр кертүләрен аңлап бетермиләр. Зифа сынлы, зәңгәр күзле чибәркәйне эләктереп, аның белән тормыш корыр алдыннан кияү егетләре булачак балаларына - ана, кызларыбыз, уңган-булган кияү күзләгәндә, булачак балаларына ата сайлауларын да уйласыннар иде. Шуңа күрә өйләнү кебек җитди эшләрне җитмеш кат үлчәп, өлкәннәр белән киңәшләшеп, күзең белән күреп, башың белән уйлап башкаралар. Бу эшкә шулай "серьезно" караучылар гына гаилә корып башлы да, күзле дә булырлар, иншә Аллаһ.
Нет комментариев