САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм әхлак

Корбан чалу белән бәйле сорауларга район мөхтәсибәтеннән җаваплар

Сездән-сорау, бездән-җавап

“Корбан чалу кемнәргә мәҗбүри? Динә”.

-Бөтен түләүләрен һәм әҗәтләрен каплаганнан соң, Гает көненә кесәсендә 36 мең сум акчасы калган кеше корбан чалырга тиеш. Хәнәфи мәзһәбендә, корбан чалу ваҗиб, ягъни мәҗбүри үтәлергә тиешле гамәл, аны үтәү балигъ, үз акылында булган, Корбан чалу көннәрендә мосафир булмаган һәм матди яктан мөмкинлеге булган һәр мөэмин-мөселманга йөкләнелә, диелгән.

“Гаиләгә бер корбан чалу да җитәме? Алмаз”.

-Җитә. Ә инде мөгезле эре терлек икән, аны 7 кеше исеменнән чалырга була. Шунысын да билгеләп үтү кирәктер, бер кеше исеменнән чалынган корбанның әҗер-савапларын әти-әниләргә, вафат булган әби-бабайларга да багышларга мөмкин.

“ Гаилә исеменнән корбан чалганда, гаиләдәге бар кеше дә чалу урынында булырга тиешме? Нәкыйп”.

-Бөтен кешенең дэ корбан чалу урынында булуы шарт итеп куелмый.

“Корбанны намаз укымый торган кеше чалса да, дөрес буламы? Аннан, корбан чалганда укыла торган махсус доганы муллага укытыргамы, әллә үзеңә генә укысаң да ярыймы? Ләйлә”.

-Әйе, дөрес, әмма ул мөселман, Аллаһы Тәгаләгә ышанган, иманлы кеше булырга тиеш. Чөнки намаз уку – аерым гайбадәт, корбан чалу аерым гамәл. Чалганда беренче шарт – “Бисмиллаһ” сүзен әйтү, Аллаһы Тәгаләне искә алу, икенче шарт – корбанның кем исеменнән чалынуын ният итү. Ул кеше “Бисмиллаһ” сүзен, ислам шәһәдатнамәсен дөрес итеп әйтә белә икән, мулла чакыруның бер хаҗәте дә юк. Корбан чаласы кеше ният әйтә: “Ошбу корбанны фәлән-фәлән улыннан яки фәлән-фәлән кызыннан Аллаһ ризалыгы өчен чалырга ниятлим”.

“Корбан чалучыга хезмәте өчен түләргә кирәкме? Илдар”.

– Әлбәттә. Аңа хезмәте өчен акчалата бирергә кирәк. Корбан ите белән түләргә ярамый.

“Корбанлык сатып алганда арзанрагын эзләсәң ярыймы? Марат”.

-Корбанлыкның арзанрагын эзләргә була. Хәтта бәясен дә сатулашырга мөмкин, ләкин ызгыш-талаш булмаска тиеш.

“Корбанлыкның баш-аякларын, тиресен нишләтергә, итенең сөякләрен эт-мәчеләргә бирсәң буламы? Мәдинә”.

- Бу турыда махсус күрсәтмәләр юк, шуңа күрә аларны тиешле урындагы чүплекләргә ташларга яисә хайваннарга бирергә кирәк. Итен ашаганнан соң, сөяген эт-мәчеләргәләргә бирергә ярый. Гомумән, эч майларын тавыкларга чабып бирүчеләр дә бар. Коръәндә, чалган корбаннарыгызның ите дә, каны да Аллаһка барып ирешмәс, бары тик ихлас тәкъвалыгыгыз ирешер, диелә. Тиресен исә, сатып алучы булса, сатарга һәм шул акчаны сәдака итеп бирергә кирәк. Сатып алучы юк икән, җиргә күмеп куясың. Җиргә кумеп кую мөмкинлеге булмаса, чүплеккә ташларга да рөхсәт ителә.

“Кайберәүләр корбанны Гает намазына кадәр чалып куя. Бу дөресме? Нияз”.

-Гаеткә кадәр чалынган корбан дөрес булмый. Моның турында пәйгамбәребез дә әйтеп калдырган: “Кем Гаеткә кадәр корбан чала, бу аның гаиләсе өчен ит кенә булыр, ә корбан чалу фарызы аның өстеннән төшмәс”.

“Корбанны кайсы вакытта чалу дөрес була? Альберт”.

-Корбан чалу — бәйрәм көнен санап, 3 көн дәвам итә. Өченче көндә, кояшы баеганчы, корбан суюлар тамамланырга тиеш. Иң яхшысы — бәйрәм көнендә чалып, эшен бетерү.

“Әгәр бу көннәрдә корбан чалырга өлгермәсәң? Нәсим”.

-Матди яктан мөмкинлеге, теләге булып та, вакытында суя алмый калса, бер куй (сарык) сатып алырдый акчасын сәдака итеп мескеннәргә бирә ала.

“Гомумән, корбан чалмый гына акчасын мәчеткә яки мескеннәргә бирергә буламы? Рәсим”.

-Корбан чалу — кешеләр өчен Аллаһ тарафыннан билгеләнгән, пәйгамбәрләр кылган вә безгә кушып калдырылган изге гыйбәдәтләрнең берсе. Корбан чалуны акча биреп кылына торган гыйбәдәткә әйләндерү дөрес дип әйтеп булмас.

“Корбанлыкны ничек дөрес итеп бүлергә? Халисә”.

– Аллаһының илчесе галәйһиссәләм шулай аңлатты: “Ашагыз, ашатыгыз һәм саклагыз”. Шуңа да итне өч өлешкә бүлү хәерлерәк: өчтән берен - бәйрәм табыны әзерләргә, өчтән берен туганнарга һәм мохтаҗларга өләшергә, калган өчтән бер өлешен үз гаиләңә калдырырга. Шулай ук, аш үткәрмичә, калган өчтән ике өлешен фәкыйрьләргә, туган-тумачаларга, күрше-күләннәргә таратырга да мөмкин.

“Корбан итен күпме вакыт эчендә ашап бетерергә кирәк? Кәримә”.

-Сәлам бин әл Аква әйтүенчә, Пәйгамбәребез әйткән: “Корбан чалган кешенең өендә өченче көнгә корбан ите калмаса яхшы булыр”. Киләсе елга пәйгамбәребез галәйһис-сәламнән сораганнар: “Быел безгә корбан ите белән былтыргы кебек эшләргәме?” Ул җавап биргән: “Үзегез ашагыз, башкаларны ашатыгыз, запас ясагыз. Узган ел авыр килде. Мин сезнең башкаларга булышуыгызны теләгән идем” (Сахих әл Бохари, корбан чалына торган хайваннар турында бүлек, № 5569. Хәнәфи фикхы (Корбан чалу)). Хәдистән

күренгәнчә, аерым вакыт билгеләнмәгән. Барысы да җәмгыятьнең экономик хәленнән тора. Әгәр, экономик кризис сәбәпле, мохтаҗлар саны арта икән, бик кирәк булмаса, корбан итен үзеңә калдырмыйча, мохтаҗларга таратып бетерергә кирәк. Экономика стабиль вакытта корбан итен запас калдырырга да була.

“Нәзер корбанын да Гает көнендә чалырга кирәкме? Роза”

-Нәзер корбанын нәкъ Гает көнендә чалу мәҗбүри түгел. Бу эшне башка көнне башкарсаң да була. Кемгә нәзер итеп әйткәнсең, шуңа атап чаласың. Мондый итне үзеңә ашарга ярамый, тулысынча таратып бетерергә яисә кеше җыеп, аш үткәрергә кирәк. Үзеңә бары тик шулпасын гына эчәргә була.

“Корбан итен күчтәнәч итеп биргәч, дога кылынамы? Әлфия”.

– Пәйгамбәребез, әгәр дә сезгә бүләк бирсәләр, сез аңа да бүләк бирегез, бирә алмасагыз, дога кылыгыз, ди. Аның аерым догасы юк, үз телеңдә Аллаһтан, чалган корбаннарын кабул ит, бу дөньяда афәтләрдән, бәла-казалардан сакла, әҗер-савабын кыямәт көнендә дә бир, җәннәтле ит, дип сорарга кирәк. Сәдака биргәч әйтелә торган доганы да укырга була.

Болары да мәгълүм булсын:

*Корбанга бары тик кәҗә, сарык, сыер, үгез, дөя генә чалына. Башка хайваннар корбанга чалынмый.

*Сарык малы бер яшьлек яки бер яшьлек кебек көр булса - алты айлык, сыер малы – 2, дөя 5 яшьлек булырга тиеш.

*Корбанга чалынасы малның: бер күзе дә сукыр булмаска; аягы аксамаска; колаклары тулысынча киселмәскә; тешләре коелмаска; койрыгының яртысыннан күбрәге киселмәгән булырга; имчәкләре үз урынында булырга; талчыккан, хәлсез булмаска; тумыштан колаксыз яки койрыксыз булмаска; чирләмәскә; нәҗескә буялмаска тиеш.

*Корбан чалуны һәр кеше үзе үтәсә әйбәтрәк. Иң башта терлекне кыйблага каратып яткырырга кирәк. Ул аягында чакта корбан догасы укыла. Аннары : “Әй, Раббым! Ошбу хайванны Синең әмерең буенча чаламын. Әй, Раббым! Кабул кыл. Бисмилләһи, Әллаһү әкбәр!”— дип ниятләп, корбанлык бугазы киселә.

*Корбан чалу турында пәйгамбәребез Мөхаммәд (с. г. в.) әйткән: “Дөреслектә, бу көнебезне намаз уку белән башларбыз, аннан кайтып корбаннарыбызны чалырбыз. Шулай эшләгән бәндә сөннәтебезне үтәгән булыр”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев