САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм әхлак

Корбан бәйрәменә ничек әзерләнергә?

Зөлхиҗҗә аеның беренче көненнән алып тугызынчы көненә – Гарәфә көненә кадәр ураза тоту сөннәт гамәл.

Ягъни ураза тоткан кеше саваплы була, тотмаганы гөнаһлы булмый. Корбан Гаете көнне ураза тотарга ярамый. Изге гамәлләрне күбрәк кылырга тырышыгыз. Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.г.с.), Аллаһы Тәгалә каршында изге гамәл кылу иң сөекле булган көннәр ул – Зөлхиҗҗә аеның беренче ун көне, ди. Пәйгамбәребезнең шулай ук, Гарәфә көнендә ураза тотсаң, элеккеге һәм киләсе елга булырга мөмкин гөнаһларың да гафу ителә, дигән сүзләре бар. Ул үзе дә шул көннәрне ураза тоткан. Гает алдыннан мунча керү сөннәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев