САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм әхлак

Хатын-кызга авырлы килеш ураза тотарга ярыймы?

Татарстан мөфтиенең шәригать мәсьәләләре буенча киңәшчесе Булат хәзрәт Мөбәрәков авырлы хатын-кызларга ураза тоту шартларын әйтте.

Хатын-кызга авырлы килеш ураза тотарга ярыймы?  

- Әгәр дә ураза белән саулыгына зыян килә икән, ул вакытта тотмаса ярый. Каза тоту шарты белән. Ләкин зыяны юк икән, үзен әйбәт хис итә икән, ул вакытта тотса ярый. Ул фарыз булып санала.  

Зыян китерә-китермәвен ничек аңларга, аны табиб әйтергә тиешме?  

- Үзенең тәҗрибәсе белән беленә. Тәҗрибәсе бар, ул моңарчы аны яшәде, белә. Мин авырып китәчәкмен, минем кан басымы яисә мин аңымны югалтачакмын, яисә үземне бик начар хис итәчәкмен дип уйласа, яисә бала төшү куркынычы булса, ураза тотмый. Мөселман булган, намазны кылучы, ураза тотучы бер табиб әйтсә, ул да ул сәбәп булып тора. 

Ә ул табиб мөселман булмаса? 

- Мөселман булмаса, булмый. Чөнки ул динне белми, ул әйтергә мөмкин: “Юк-юк, нинди ураза, сез акылдан яздыгызмы әллә”, дип. Алай булмый дип әйтергә мөмкин, ә ураза кайбер кешегә шифа гына. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев