САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм әхлак

Алиментка хакың булса

Статистика буенча, аерылышучылар саны кимеми түгел, арта бара. Алар арасында алимент түләүгә кагылышлы күп төрле сораулар да туа. Без алимент түләү тәртипләре, эзләп алу юллары, аңа кемнәр хокуклы була ала һәм башка сораулар белән район суды судьясы ярдәмчесе Ландыш Рәис кызы Фатыйховага мөрәҗәгать иттек. - Закон тарафыннан алиментлар түләүнең ике...


Статистика буенча, аерылышучылар саны кимеми түгел, арта бара. Алар арасында алимент түләүгә кагылышлы күп төрле сораулар да туа. Без алимент түләү тәртипләре, эзләп алу юллары, аңа кемнәр хокуклы була ала һәм башка сораулар белән район суды судьясы ярдәмчесе Ландыш Рәис кызы Фатыйховага мөрәҗәгать иттек.

- Закон тарафыннан алиментлар түләүнең ике төрле юлы каралган: ирекле, ягъни якларның килешүе буенча, һәм суд аша, ягъни суд карары буенча.
Алимент түләргә тиешле зат белән аңа хокуклы затлар арасында килешү булмаса, Гаилә кодексы нигезендә хокукы булган кешеләр аны эзләп алу турында судка мөрәҗәгать итә алалар. Әгәр дә алиментка хокуклы зат белән аны түләргә тиешле кеше арасында килешү төзелгән булса, алиментны суд аша эзләтеп булмый. Алимент түләргә тиешле зат аны түләмәсә яки тиешенчә түләмәсә, алиментка хокуклы зат аны мәҗбүри түләттерә ала яки, тиешле нигез булганда, килешүне өзеп, аны суд аша эзләттерә яисә килешүне үзгәрттерә ала. Әгәр аларның кайсы да булса, үз гамәлләре өчен җавап бирә алмый, дип табылса, судка аларның законлы вәкилләре мөрәҗәгать итә ала.
- Алиментны эзләп алу турындагы эшләр нинди вакыт эчендә карала?
- Мондый эшләр суд тарафыннан бер ай эчендә каралырга тиешләр. Шуны да әйтәсем килә, аны эзләп алу турындагы дәгъва гариза бирүченең яки җавап тотучының яшәү урыны буенча бирелә ала. Дәгъва бирүчеләр дәүләт пошлинасыннан азат ителәләр. Гражданнарга алиментны эзләп алу белән бәйле документлар бирелгәндә дә, алардан дәүләт пошлинасын түләү таләп ителми. Дәүләт пошлинасы, әгәр дәгъвачы аннан азат ителгән булса, шулай ук алиментны эзләп алу турындагы эшне караганда артык тотылган чыгымнар да, әгәр ул алардан закон нигезендә азат ителмәсә, җавап тотучыдан эзләп алына. Җавап тотучының кайда икәнлеге билгеле булмаса, судья аны эчке эшләр органнары аша эзләтергә тиеш. Полициянең участок уполномоченные эчке эшләр органы запросы буенча җавап тотучының кайдалыгын ачыкларга һәм аны эзләүчегә хәбәр итәргә бурычлы.
Гаиләдәге керем бер кешегә РФ территориясендә расланган яшәү минимумыннан кимрәк булса, ул дәгъвачыга беренче инстанция судлары тарафыннан карала торган алимент эшләре буенча адвокат хезмәте бушка күрсәтелә. Бу кереме яшәү минимумыннан кимрәк булган ялгыз гражданнарга да кагыла.
Эш судка әзерләнгәндә яки эш каралу процессында җавап тотучының суд карары буенча алимент түләве яки башка башкарма документлар буенча түләү башкарганлыгы мәгълүм булса, кызыксынган затларга суд тарафыннан эшнең каралу вакыты һәм урыны турында хәбәр ителә.
- Сирәк кенә булса да, балигълык яшенә җитмәгән кызлар да ана булалар һәм кайчакта судка мөрәҗәгать итәргә мәҗбүрләр.
- Алимент турындагы дәгъваны никахта тормаган балигъ булмаган ана бирсә яки җавап тотучы үзе балигълык яшенә җитмәгән булса, суд аларның законлы вәкилләрен - ата-анасын яки аларны алыштыручыларны җавапка тарту юлларын карый.
- Билгеле булганча, суд процедуралары җиңелләрдән түгел. Кайбер аналар алимент юллап йөри дә алмаска мөмкиннәр.
- Гражданлык кодексы балигъ булмаган балаларга алиментны гадиләштерелгән тәртиптә, ягъни судсыз, суд боерыгы нигезендә эзләп алуны да карый. Суд боерыгы бирү турындагы гариза судның гомуми тәртипләре буенча бирелә. Бу хактагы эшне җәмәгать судьясы карый. Судья алиментка дәгъва кылучының гаризасы нигезендә карар чыгара. Ул башкарма документ көченә ия була. Тик шуны истә тотарга кирәк: судья мондый боерыкны аталыкны билгеләргә кирәк булмаган, ата һәм аналык фактлары бәхәсле, шулай ук башка кызыксынган затларны җәлеп итәргә кирәк булмаган очракта гына бирә ала. Моннан тыш, суд боерыгы нигезендә алимент балигъ булмаган балага төгәл бер күләмдә билгеләнә алмый. Чөнки моның өчен тиешле шартларның булу-булмавын тикшерергә дә кирәк.
Суд боерыгы эчтәлеге буенча карарга карый кыскарак һәм андагы мәгълүматлар буенча башкарма документка охшаш. Суд боерыгында гариза бирүченең, җавап тотучының исеме, яшәү урыны, җавап тотучының эш урыны, туган елы, көне, шулай ук алимент алынырга тиешле һәр баланың исеме, туган көне, елы, алимент күләме, эзләп алу срогы, дәүләт пошлинасы күләме языла.
Суд боерыгы судья тарафыннан гариза кергән көннән башлап биш көн эчендә чыгарыла. Судья аның күчермәсен алимент түләргә тиешле затка җибәрә, анысы, тели икән, ун көн эчендә ризасызлык белдерә ала. Ун көн эчендә аннан ризасызлык керә икән, судья суд боерыгын кире кага. Тиешле вакытта әҗәтледән ризасызлык кермәсә, судья аңа суд боерыгының герблы печать белән расланган икенче нөсхәсен бирә. Гариза бирүченең үтенече белән суд боерыгы суд тарафыннан суд пристав-башкаручысына да җибәрелә ала.
- Суд боерыгын бирү турындагы гариза һәр очракта да канәгатьләндерелә аламы яки аны канәгатьләндерү мөмкин булмаган очраклар да бармы?
- Әйе, андый очраклар да була. Мондый очракта судья гариза кергән көннән башлап өч көн эчендә суд боерыгы чыгару хакындагы гаризаны кабул итмәү турында билгеләмә чыгара. Гариза канәгатьләндерелә алмый торган очракларга түбәндәгеләр керә: алимент балигъ булган балаларга яки гаиләнең башка әгъзаларына соралганда, әҗәтле Россия территориясеннән читтә яшәсә, кергән гариза һәм документлардан алиментка хокукның бәхәсле икәне күренсә, әҗәтле суд карары буенча башка затларга алимент түләсә яки башка башкарма документлар буенча түләүләр башкарса.
Суд карары тиз арада үтәлергә тиеш. Алимент эзләп алу белән бергә аталыкны билгеләү турындагы эш каралган очракта да, алимент вакытында түләнергә тиеш. Суд карары өстеннән апелляция тәртибендә шикаять бирү суд боерыгын бирүне туктата алмый. Аны алу белән, суд пристав-башкаручысы шунда ук әҗәтленең яшәү һәм эш урынын ачыклау буенча чаралар күрергә тиеш. Кирәк икән, адреслар бюросыннан, хәрби комиссариатлардан, социаль яклау идарәсе һәм башка урыннардан белешмәләр алына. Әгәр бу чаралар ярдәмендә әҗәтленең кайда икәнлеген ачыклап булмаса, суд пристав-башкаручысы үз инициативасы яки дәгъвачының гаризасы нигезендә әҗәтлене эчке эшләр органнары аша эзләү турында карар чыгара. Эзләү башкарма документны башкару, әҗәтленең соңгы яшәү яки мөлкәте урнашкан, шулай ук гариза бирүченең яшәү урыны буенча башкарылырга мөмкин. Әҗәтлене яшәү яки эш урыны буенча эзләп табып булмауны сылтау итеп, башкарма документны эзләү производствосыннан башка гариза бирүчегә кайтарырга ярамый.
- Алимент буенча булган йөкләмәләргә срок турындагы чикләүләр кагыламы?
- Юк, алиментка хокуклы затлар гаризаны алиментка хокук гамәлдә булган теләсә кайсы вакытта бирә алалар. Тик алиментның аңа кадәр якларның килешүе буенча түләнмәгән булуы шарт. Алимент аңа хокуклы затның судка мөрәҗәгать иткән вакытыннан түләнә, моның өчен алимент түләү турындагы суд карары чыкканны көтәргә кирәк түгел. Алимент түләү буенча кайбер искәрмәләр дә бар. Закон гариза бирелгәнче үткән вакыт өчен дә алимент түләү мөмкинлеген карый. Әмма ул гариза биргәнчегә кадәр үткән өч ел вакыт өчен генә эзләп алына ала. Ләкин моның өчен кайбер шартларның үтәлүе кирәк. Ягъни алиментка хокуклы зат судка мөрәҗәгать иткәнче үк алимент алу өчен чара күргән, тик аны түләргә тиешле кеше түләүдән читләшкән булуы ачыкланса гына суд алиментны узган вакыт өчен эзләп алырга хокуклы була. Алименттан читләшү дип аны түләргә тиешле кешенең түләүдән аңлы рәвештә читләшүе атала. Аерым алганда, аның килешү төзүдән баш тартуы, үзенең яшәү урынын яшерүе һәм башка шундый гамәлләр алимент түләүдән читләшүгә керә. Әгәр дә алимент тотып калу турында суд карары чыгып та, ул түләргә тиешле кешенең гаебе белән үтәлмәсә, алиментны өч ел өчен генә түгел, ә бәлки артыграк - бөтен түләнмәгән вакыт өчен дә түләтергә мөмкин. Әгәр дә алимент түләтү таләбе аталыкны ачыклау турындагы дәгъва белән бергә белдерелсә, аталыкны билгеләү турындагы дәгъва канәгатьләндерелгән очракта алимент дәгъва белдергән көннән билгеләнә. Әмма бу очракта узган вакыт өчен алимент эзләп алу мөмкин булмый, чөнки ул вакытта җавап тотучы әле баланың атасы дип танылмаган була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев