САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Безнең геройлар

“Ватан сакчылары” яклау таба

Республикада махсус хәрби операциядә катнашучыларга, ветераннарга, һәлак булучыларның гаиләләренә ярдәм фонды эшли.

Татарстанның "Ватан сакчылары" Дәүләт Фонды филиалының Сарман районы буенча социаль координаторы Ләлә Насыйбуллина белән бүгенге әңгәмәбез Фондның эшчәнлеге хакында булыр.

  • Ләлә Сәгыйтовна, иң элек әлеге юнәлешнең барлыкка килү тарихына күз салыйк әле.

  • “Ватан сакчылары” Дәүләт Фонды Рәсәй Президенты Владимир Путин кушуы буенча 2023 елның 1 июненнән эшли башлады. Аның ярдәме белән социаль координатор дигән яңа һөнәр барлыкка килде. 2023 елның декабреннән безнең районга да штат бүлеп бирделәр, аңа кадәр Минзәлә координаторы кураторлык итте. Узган елның ноябренә чаклы Мөслим районы да минем карамакта булды.

  • Ә хезмәтегез нәрсәдән гыйбарәт?

  • Фондның төп максатлары һәм бурычлары булып махсус хәрби операция ветераннарын һәм һәлак булган хәрбиләрнең гаилә әгъзаларын персональ комплекслы озатып йөрү тора. Без барлык ярдәм чаралары – медицина һәм социаль реабилитация, техник чаралар, дарулар алуда, психологик ярдәм күрсәтүдә, хәрби хәрәкәтләр ветераннарын укытуда һәм эшкә урнаштыруда булышлык күрсәтәбез. 

  • Бүгенге көндә кемнәргә ярдәм булды?

  • Хезмәт эшчәнлеге башланган көннән хәрби хәрәкәтләр ветераннарыннан, һәлак булган хәрбиләрнең гаилә членнарыннан мөрәҗәгатьләр килә. Туган сорауларны хәл итүдә хакимият ярдәме зур. Хәрби комиссар, Социаль фонд, социаль яклау бүлекләре, Республика матди ярдәм үзәге, сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлекләре хезмәткәрләре, җирлек башлыклары белән тыгыз элемтәдә эшлибез. Алга таба да бу теләктәшлек дәвам итәр, дип ышанам.

  • Мөрәҗәгатьләрнең күпчелеген кайсы өлкәгә кагылышлы сораулар тәшкил итә?

  • Әлбәттә, иң актуаль сораулар медицина ярдәме белән бәйле. Бу уңайдан үзәк хастаханә табибы – махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә медицина ярдәме оештыру эшләре буенча җаваплы зат Кәримов Тахмурас Толибович белән даими элемтәдә эшлибез. Сәламәтлек, табиб кабул итүе, медицина күзәтүе үтү белән бәйле теләсә нинди сорауны тиз арада хәл итәргә ярдәм итә ул. Ветераннарны кабул итү “яшел коридор” принципына таянып эшләнә. Узган ел хәрбиләр Яр Чаллы шәһәрендәге госпитальдә тирәнтен диспансеризация үттеләр, быел да оештырылачак ул. Шулай ук үзәк район хастаханәсендә психологик ярдәм күрсәтү кабинеты һәм клиник психолог эшли. Табиб Марина Мөхәммәтҗанова атнаның һәр сишәмбесендә Әлмәт шәһәреннән килә һәм алдан язылу буенча кабул итә. Узган елның апрель аенда һәлак булганнарның, хәбәрсез югалган хәрбиләрнең, операциядә катнашучыларның гаилә әгъзалары республика психиатрия хастаханәсе психологы белән очраштылар. Бу чара быел да планлаштырыла.

  • Ятып дәвалану мөмкинлекләре дә каралгандыр бит?

  • Әйе, Чаллының сугыш ветераннары госпитале төрле тән җәрәхәтләреннән соң борчуы булган хәрбиләрне һәм аларның гаилә членнарын тәүлек буе эшләүче стационар ятып дәвалану өчен кабул итә. Социаль координатор чиратка язылуда ярдәм күрсәтә. Узган ел госпитальдә алты һәлак булган хәрбинең гаилә члены, дүрт хәрби хәрәкәт ветераны, уллары махсус хәрби операциядә катнашучы дүрт әти-әни дәвалану үттеләр. Агымдагы елда бер ветеран һәм өч әти-әни сәламәтлекләрен ныгыттылар. Моннан тыш “Шәфкать” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең реабилитация бүлекчәсендә ике физик мөмкинлеге чикле хәрби хәрәкәтләр ветераны реабилитация үтте. Быел бер ветеранга шундый мөмкинлек тудырылды. Аларга индивидуаль психологик ярдәм дә күрсәтелде. Махсус хәрби операция ветераннарына һәм аларның гаиләләренә түләүсез санатор-курорт дәвалану һәм медицина реабилитациясе үтү хокукы бирелә. Дәвалануга юллама алыр өчен, Социаль (пенсия) фондка гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Бу уңайдан эш бүлекчә белгече Айгөл Тимашева белән берлектә алып барыла. Мәсәлән, узган ел хәрби килешү нигезендә хезмәт иткән бер ветеран, яраланып кайтып, башта Яр Чаллыда тирәнтен диспансеризация үтте, аннан тормыш иптәше белән Башкортостан Республикасындагы санаторий-профилакторийда сәламәтлеген ныгытып кайтты. Һәлак булган хәрбиләрнең ике гаилә члены Кабардино-Балкариядәге ял йортына барып кайтты. Берәү үзебезнең республиканың бер санаториендә ял итте. Санатор-курорт дәвалану алу вакыты 21 көн тәшкил итә. Аны елга бер тапкыр алырга мөмкин. Моның өчен социаль пакеттан баш тартмаган булу шарт. Шулай ук юл чыгымнары да компенсацияләнә.

“Ярдәм - Помощь” үзәгендә күрү һәм ишетү мөмкинлекләре чикләнгән махсус хәрби операция ветераннарына реабилитация оештырыла. Хәрби хәрәкәтләрдә контузия алган ветераныбыз шунда дәвалану узды. Аны, сәламәтлеге какшау сәбәпле, демобилизацияләгәннәр.

  • Тагын нинди ярдәмнәр каралган?

  • Дәүләт Фонды ярдәме белән инвалидлыгы булган хәрби хәрәкәт ветераннарының торакларын җайлаштыру буенча эш алып барыла. Бу – шулай ук мөһим юнәлешләрнең берсе. Махсус проект гамәлгә кертелде. Аның нигезендә Фонд үз хисабына, махсус хәрби операция инвалидларының ихтыяҗларыннан чыгып, аларның йортларын һәм фатирларын җайлаштырып бирә. Шул максатларда районда хәрбиләрнең яшәү шартларын өйрәнүче муниципаль комиссия эшли. Әлегә 100 процент торак җайлаштыру таләпләренә туры килердәй ветеран районда юк. Шулай ук төп мәсьәләләрнең берсе – ветераннарны эшкә урнаштыру. Мәшгульлек үзәге белән бу уңайдан бердәм чаралар үткәрелә. Узган ел һәлак булганнарның ике гаилә члены эшкә урнаштырылды. Хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан ветераннарның бүгенге көндә яртысының эш урыны бар.

  • Хәрби операциядә якыннары хәбәрсез югалган гаиләләр белән нәрсәләр эшләнә?

  • Андый хәрбиләрнең якыннарын кабул итәбез, аларга ярдәм итәргә тырышабыз. Генетик материал алабыз, эзләтү карталары тутырабыз. Моның өчен хәрби комиссариаттан ниндидер кәгазь килгәнен көтәргә кирәкми. Әгәр хәрби бер айдан артык элемтәгә керми икән, аны эзләтә башларга мөмкин. Ел башыннан барлыгы сигез хәрбинең якыннарыннан мөрәҗәгать керде. Генетик анализны хәрбинең бары тик якыннары (әти-әнисе, бертуган абый-апасы, эне-сеңлесе, балалары) бирә алалар. Шулай ук эзләтү карталары өчен төсле фотолар, хәрбинең аерым билгеләре кирәк була. Охшашлык билгеләре табылган очракта, оператив рәвештә хәбәрсез югалган хәрбинең якыннары белән элемтәгә чыгалар.

  • Махсус хәрби операциядә яраланганнарга нинди ярдәм күрсәтелә?

  • Рәсәй Президенты Владимир Путин инвалидлыкка китергән яралану алган хәрбиләргә бер тапкыр түләнә торган түләүләрнең күләмен арттыру турында яңа Указ имзалады. Ул узган елның 14 ноябреннән үз көченә керде. Монда сүз бер тапкыр бирелә торган 4 миллион сум күләмендәге түләүләр хакында бара. Аның күләме компенсацияне исәпкә алып билгеләнә. Ягъни яраланган хәрбигә башта 3 миллион сум бирелә, аннан, инвалидлык дәрәҗәсе ачыкланганнан соң, тагын 1 миллион сум өстәләчәк. Безнең районның ике ветераны әлеге түләүләрне алу өчен гариза бирде.

  • Ә районда аерым ярдәм чаралары бармы?

  • Әйе, шундыйларның берсе – хәрбиләрнең балаларын чираттан тыш балалар бакчасына урнаштыру хокукы каралган. Шул ук вакытта алар ата-ана взносын түләүдән азат ителәләр. Мәктәптә укучысы булганнар түләүсез кайнар аш белән тәэмин ителәләр. Алар төрле түгәрәкләргә, секцияләргә, башка төрле өстәмә белем бирү учреждениеләрендә түләүсез шөгыльләнә алалар. Мобилизацияләнгәннәрнең гаилә членнары үзара салым түләүдән азат ителәләр.

Хакимият һәлак булганнарның гаиләләренә төрле чараларда катнаша алу мөмкинлеге дә бирә. Күренекле эстрада артистлары концертларына, театрларга чакыру билетлары белән тәэмин итә.

  • Патриотик тәрбия бирү юнәлешендә нәрсәләр эшләнә?

  • Төп бурычларның берсе булып, махсус хәрби операциядә катнашучы ветераннарны төрле иҗтимагый проектларга җәлеп итү тора. Безнең хәрби хәрәкәтләр ветераннары Батырлык дәресләрендә, тарихи хәтер һәм әхлакый кыйммәтләрне саклау чараларында актив катнашалар. Ышанам: киләчәктә сөенечле очрашулар, Җиңү көненә багышланган кичәләр дә күп булыр. Форсаттан файдаланып, шул көнне якынайткан, волонтерлык хәрәкәтендә катнашканнарга да олы рәхмәт сүзләре барып ирешсә иде. Бергә булганда, без көчле. Җиңү һичшиксез безнеке булачак!

  • Амин. Әңгәмәгез өчен рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев