САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Герой

Район табиблары үлемнән коткарган егет хәрби хезмәткә киткән

Район үзәк хастаханәсендә булган уникаль очрак аркасында исән калган егет бүгенге көндә хәрби контракт белән хезмәт итә.

Кеше гомерен саклап калган район табибларының батырлыгы җәмәгать игътибарыннан да читтә калмады. Исегездә булса, узган елның апрель аенда хирургия бүлеге хезмәткәрләренең оператив эш йөртүе аркасында, яраланган егет кабат якты дөньяга күзләрен ачты. Әлеге уникаль бригада хезмәте республикакүләм югары бәяләнде һәм «Ел табибы. Ак чәчәкләр» бәйгесендә лауреат исеменә лаек булды. Бу көннәрдә Казанда ел геройларын бүләкләү тантанасы узды. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашындагы чарага район башлыгы Фәрит Хөснуллин да чакырулы иде.

Бер гомерне саклап калу тарихы нәрсәдән башланды соң? Шәһәр хастаханәләре өчен табигый булган очрак кечкенә районнар өчен могҗизага тиң резонанс тудырды. Ике сәгать тә 35 минут дәвамында өч хирург – бүлек мөдире Урмат Шаршеевич, Данияр Жунусов, Уланбек Королиев, табиб-анестезиолог Далерджон Мирзобоев, шәфкать туташы Гөлназ Әһлиева операция өстәлендә авыруның тормышы өчен көрәшәләр. Төнге 3.38 сәгатьтә шомлы телефон чылтыравыннан башланган ыгы-зыгы, бәхеткә, сөенечле тәмамлана. Санаулы минутлардан хирургия бүлеге ишеген ачып кергән мөдир Урмат Турдугожоевның озак уйлап торырга вакыты калмый. Аның күзе операция өстәлендә яткан егеткә төшә. Ул яраланган, аңа наркоз биргәннәр. Пациентка 31 яшь була. Табиб бер күзе белән аның агарынган йөзен күзәтсә, икенчесен тормыш иминлеген күрсәтүче мониторга төшерә. Кан басымының 84/56 булуы авыруның шок хәлендә икәненә ишарәли. Егет, очлы әйбергә кадалу нәтиҗәсендә, авыр тән җәрәхәте алган. Тышкы яра белән бергә аның эчке органнарына да зыян килгән. Авыруга диагнозны катлаулы операциядән соң гына куялар: корсак куышлыгының органнары җәрәхәтләнгән, бавырның уң өлеше, реналь бүлек, унике илле эчәк үтәли яраланган, уң бөернең артериясендә җәрәхәт, эчке якка кан сауган, корсакта зур гематома... Икенче дәрәҗә геморрагик шок. Егет 2500 миллилитр кан югалта. Тиешле күләмдә наркоз бирү һәм авыруның тормыш эшчәнлеге процессларын ныклы контрольдә тоту нәтиҗәсендә, операция уңышлы тәмамлана. Иртәнге 5.40 сәгатьтә бүлек мөдире коткару операциясендә катнашкан составка хезмәтләре өчен эчкерсез рәхмәтен белдерә. Өч көннән авыруны реанимация бүлегеннән гомуми палатага күчерәләр.

Катлаулы операция кичереп, яңадан терелгән егет бүгенге көндә үзен яхшы хис итә. Алай гына да түгел, Бикмәт авылы егете Хәйруллин Айнур Гали улы, агымдагы елның 14 мартында, хәрби килешү төзеп, Украинага махсус операциягә киткән. Район хастаханәсе табиблары ил сагына басардай көчле рухлы, кыю егетнең сәламәтлеген ныгытуга зур өлеш кертәләр.

… Кәүҗияк мәктәбендә тугызынчы сыйныфка кадәр белем алганнан соң, Айнур Сарман аграр көллиятенә пешекчеләр әзерләү төркеменә укырга керә. Өч елдан, һөнәр үзләштереп, җиңел һәм йөк машиналарын йөртү хокукларына да ия булып, кулына белгечлек дипломы алып чыга. Аннан хәрби бурычын үтәргә армия хезмәтенә китә. Бер ел Мәскәү өлкәсендә солдат чыныгуы уза ул. Аннан исән-имин кайтып, авылда техникага утыра. Бераздан такси хезмәтенә эшкә күчкән егет булачак тормыш иптәшен очрата. Яшьләр өйләнешәләр һәм Яр Чаллы шәһәренә күченәләр. Кызлары туа, Айнур төзелештә хезмәт куя. Берничә елдан кабат авылга кайталар. Ә узган елның апрелендә, мәгълүм булганча, Айнур бәхетсезлеккә очрый.

- Улымның гомерен саклап калган, аңа яшәү бүләк иткән табибларга нинди рәхмәт сүзләре һәм теләкләр дә аздыр. Аллаһы Тәгалә ярдәменнән ташламасын. Үзләренә, гаиләләренә исәнлексаулык, иминлек телим, бала кайгылары күрмәсеннәр, - ди Айнурның әнисе Гөлия ханым.

Хәрби контракт төзүе, махсус операциягә китәчәге хакында якыннарына берничә көн кала гына хәбәр итә ул.

- Мин Украинага китәм, шундый карарга килдем, ди тәвәккәл егет.

Әйткән әманәте булганмы, йөрәк кушуымы – аның фикеренә беркем дә каршы чыга алмый.

- Мин аны, бер караганда, хуплыйм. Исәнимин йөреп кайтсын, бары шуны тели ана йөрәге. Узган ел хатыны вафат булган иде, аның елына багышлап, Коръән ашы үткәрергә әзерләнәм. Кечкенә кызлары калды, ул хәзергә минем тәрбиядә яши, дип дәвам итте сүзен әнисе.

Айнур махсус операциядә дә яралана, госпитальдә дәвалану үтеп чыга. Аннан берничә көнгә якыннары янына кайтып китә.

- Аллаһка шөкер, бүгенге көндә телефоннан шалтыратышып, хәбәрләшеп торабыз. Берүк исәнсау булсын, - ди Гөлия ханым.

Без дә ил-көннәргә тынычлык телибез, Айнурга туган якларына сөенеп кайтырга насыйп булсын.

 

       

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев