“Кире китмәскә хакым юк”, - диде Рушан Исламов
-
Яхшы Каран авылында туып-үскән егет беренче сыйныфка Җәлил икенче санлы урта мәктәбенә керә. Дүрт балалы Исламовлар гаиләсе бу елларда поселокка күченеп килә.
Рушан, урта мәктәпне тәмамлауга, 1994-1996 елларда Төньяк Кавказда махсус юнәлештәге аерым бригадада хезмәт итә. Башта солдатларны Себер якларына өйрәнүләргә җибәрәләр. Аннан, Екатеринбургта укып кайтканнан соң, хәрби бурычын Чечняда үтәргә туры килә. Яралану сәбәпле, аны, хезмәт итү срогы тулганчы ук, алдан кайтарып җибәрәләр. Туган якларына якташыбыз кече сержант дәрәҗәсендә, Батырлык ордены белән кайта. Дәвалану курслары узгач, “Җәлилнефть” идарәсенә эшкә урнаша ул. Агымдагы елның башында — гыйнвар аенда Рушан Исламов, хәрби килешү төзеп, Украинага китә. Чечняда хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан егеткә махсус операциягә барырга карар кылу һич тә авыр булмый.
Ниятем хакында алдан беркемгә дә әйтмәдем. Шуңа әнием, тормыш иптәшем, туганнарым, хәтта хезмәттәшләрем дә бераз аптырадылар. Шулай да, хәрби тәҗрибәм булганын белгәч, миңа каршы килмәделәр, аңладылар. Аннан хезмәттәшем Ринат Сөләймановның мобилизацияләнеп китүе дә тәэсир итте. Аның белән бер полкта хезмәт итәм хәзер. Вакытлыча взвод командиры вазифаларын башкарам. Минем кул астында 30 хәрби бар. Батальон командирыбыз да Чечня сугышында чыныгу алган. Танышларым, дусларым арасында да махсус операциягә киткәннәр бар. Улым хезмәт итү яшенә җитеп килә, аның киләчәге хакында да уйландым, - диде Рушан Зиннәтулла улы.
Шушы көннәрдә райондаш егетебез гаиләсе янына ялга кайткан. Улы Рафаил, урта мәктәп тәмамлап, Казанга федераль университетның физика буенча бүлекчәсенә документларын тапшырып кайткан, киләчәктә инженер булырга тели. Бергәләп шул мәшәкатьләр белән йөргән гаилә. Әтисе махсус операциядә катнашу сәбәпле, улына, уку йортына кергәндә, өстенлекләр дә каралган. Ул әтисе белән бик горурлана, аның кебек тәвәккәл, кыю булырга тели.
Көчле рухлы Яхшы Каран егете белән без дә күрешеп алдык һәм хезмәте, андагы шартлар белән кызыксындык. Бер дә зарланмады ул, киресенчә, аның һәр сүзендә, үз-үзен тотышында җитдилек, алдагы көннәргә зур ышаныч, ил-көннәрнең имин булу теләге сизелде.
Яшәү шартларына күнектек инде. Җир астына бүлмәләр, мунча төзеп, шунда яшәп ятабыз. Буржуй миче белән җылытабыз. Дөрес, утын, су кытлыгы бар. Рәхмәт, туган яктан утынын да, башка төрле ягулык әйберләре, җылыту җайланмалары алып килделәр. Хәрбиләрчә тормыш бара, һәр минутыбыз бүленгән. Ашарга үзебез пешерәбез, бер-беребезне дә сыйлыйбыз. Күрше блиндажларга кунакка йөрешәбез. Татарстаннан, туган яклардан, якыннардан гуманитар ярдәм килеп тора, үз өлешен керткән һәркемгә рәхмәтлебез. Район башлыгы безнең янга үзе килгән иде бит, хәрби заданиедә булу сәбәпле, без күрешә алмадык, әмма телефон аша элемтәгә кердек. Аның һәрдаим кайгыртуын тоябыз, - диде Рушан.
Хезмәт өчен түләүләр белән дә кызыксындым. Ай саен хәрбиләргә 195 мең сум түләнә, ди, ә Рушан Исламов, хәрби дәрәҗәсе булгач, күбрәк тә ала. Өстәмә түләүләр дә килгән үзенә. Тормыш иптәше Раушания Миргаям кызы “Батыр” спорт-сәламәтләндерү комплексында тренер булып эшли. Ул һәрвакыт район, поселок җитәкчелеге игътибарын тоеп яши.
Туган якка кайткач, әлбәттә, кабат китүе җиңел түгелдер? — дип сорыйм.
Минем кире китмәскә хакым юк. Анда мине хәрбиләрем көтә. Без ахырга кадәр бергә булырга тиеш. Киләчәк буын өчен тыныч булсын, дип киттем бит мин. Үземнең яшьли ут эченә кергәнемне искә төшерәм дә, улым өчен борчылам. Аларга сугыш күрергә язмасын. Улымның, укып, тормышта үз урынын табуын телим, - диде райондашыбыз.
Киләчәккә зур ышаныч, бердәмлек, гаиләләре, якыннары янына исән-имин кайту теләге бүгенге көндә махсус операциядә катнашучы ир-егетләрне көчле итә. Сарманда табиб булып эшләгән Айрат Бакиров белән бергә киткәннәр, бергә хезмәт итмәсәләр дә, аның белән аралашып торалар.
Без төрле юнәлешләрдә хезмәт итәбез, һәм һәрберебезнең үзенең максаты һәм бурычы бар. Мәсәлән, без Днепр буенда иминлекне саклыйбыз. Командир буларак, җаваплылык икеләтә артык. Ялда чагында да хәрбиләрнең хәлләрен белешеп торам. Аларның исән-сау булуларын телим. Ике көн элемтәгә керми торсалар, егетләрнең якыннары борчыла, башкалар аша эзли башлыйлар. Төрле вакыт була, иң мөһиме, паникага бирелмәскә кирәк. Кемдер чит телефоннан шалтыратып, берәр хәбәр җиткерсә, андый нигезсез хәбәрләргә ышанмаска киңәш итәр идем. Мошенниклык очраклары да бар. Мондый вакытларда якыннарының дусларына, командирларына шалтыратырга була. Шундук төшенкелеккә бирелү ярамый, - диде тәҗрибәле хәрби егетебез.
Чечнядагы хәрби дуслары белән дә бүгенге көнгәчә аралашып, күрешеп яшәгән ул, кунакка йөрешкәннәр. Хәзер дә телефон аша төркемнәрдә хәбәрләшеп, бер-берсенең хәлләрен белешеп торалар икән.
Әйе, бүгенге көндә махсус операциядә катнашучы егетләребезгә ярдәмнең бер төрлесе дә артык түгел. Рушан Зиннәтулла улы, андагы һава шартлары белән бәйле рәвештә, юеш сөлгеләр кирәклеген дә әйтте. Шулай ук районда егетләребезгә бронежилет, башка кирәк-яраклар җибәрер өчен дә ярдәм фонды эшли. Аңа теләгән һәркем кушыла һәм үз өлешен кертә ала. Туган як бәрәңгесе дә егетләребезгә көч кертергә, туган җир, нигез җылысын тоярга ярдәм итәчәк. Ә без киләчәктә кыю йөрәкле егетләребез белән сөенечле, җиңүле очрашулар көтәбез. Аларга ныклык, алдагы көнгә ышанычларын югалтмауларын телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев