Илмирның ялга кайтуын көтәләр
... Яр Чаллыда туып-үскән кызны язмыш безнең якларга – Чураш авылына очраклы кайтармагандыр, күрәсең.
Югары сыйныфларда кыз Карашай Саклау мәктәбендә укый. Тормыш юлдашы булырлык чын мәхәббәтен дә шушында очрата ул. Бик яшьли кабынган гыйшык уты сүнми дә, сүрелми дә. Очрашып, дуслашып, озатышып йөргән айларны бер-бер артлы еллар алмаштыра. Дистәгә якын сузылган гомер үз эченә бик күп истәлекле вакыйгаларны саклап калдыра.
- Без танышканда, Илмир җиденче сыйныфта гына укый иде. Озын буйлы, гәүдәгә нык егет минем яшьтәшем кебек күренде. Аның белән аралашу, сөйләшү дә җиңел булды, фикерләве дә олыларча иде. Шуңа безнең яшь аермасы сизелмәде. Ул, тугызынчы классны тәмамлагач, Сарман аграр көллиятенә китте, ә мин, унберне бетереп, Алабугага укытучылыкка укырга кердем. Атна ялларында очрашып, көн саен телефон аша аралашып тордык. 18 яше тулуга, егетем армия сафларына китте. Әстерхан өлкәсендә ракета гаскәрләрендә элемтәче булып хезмәт итеп, тагын да җитдиләнеп кайтты. Аны сагынып көтеп алдым, - дип хәтерендә яңартты танышкан чакларын Гүзәл.
Егетле-кызлы булып, ун елга якын йөриләр әле яшьләр. Ә көннәрдән беркөнне, телефоннан гына шалтыратып: “Миңа кияүгә чыгарга әзерме син? Әйе я юк?” – дип сорый Илмир. Егет сүзе бер була: әйттем – бетте. Шуны гына көтеп йөргән Гүзәл, әлбәттә, бик теләп риза була.
- Туй уздырмадык, никах укыттык та, яши башладык. Бу вакытка Илмирның үз эше бар иде, шәхси КамАЗ машинасы алып, ерак рейсларга йөрде, - дип дәвам итте сүзен Гүзәл.
Конкрет, үз сүзендә нык торучан, максатчан Илмир тормышта күп нәрсәләрне шулай тиз хәл итә. “Бер әйтә, берәгәйле әйтә”, дип, нәкъ менә аның кебекләр хакында әйтеләдер. Украина белән бәйле тынычсызлыкны ишетеп-күреп тә, үзе теләп, ил сагына китә ул.
Язманың тулы вариантын “Сарман” газетасының 21 июнь (2024 ел) санында укыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев