Будулай операция зонасыннан кайтты
Хәрби килешү төзегән егетебез әлегә ялда, хезмәт иткән частенә китәчәк.
Айдарны мин күптән беләм. Кечкенәдән шук, елгыр, үткен иде. Майка-шорты белән ялан аякка бутый киеп, энесе белән җәй көне авыл уртасындагы чишмә буенда суда пычтырдап йөргәннәрен дә хәтерлим әле. Шулай да, салкын тиеп, чирләп ятканнарын ишеткәнем булмады. Нык егетләр иде. Кечкенәдән чыныгып үскәнгә, күрәсең, махсус хәрби операция зонасына да һич икеләнми киткәндер ул.
Айдар белән шактый еллар күрешкән булмады, ә менә күптән түгел җай чыкты.
- Мин бит хәрби контракт төзедем, Украинага киттем. Яраланып, госпитальдә ятып кайттым, диде.
Элеккеге түгел инде ул, әмма шул ук гади, эчкерсез, шаян сүзле. Нәрсә хакында сөйләшсәк тә, зарланмый да, ачуланмый да. Тормыш аны, югыйсә, сынаулар алдына да куйды, алай да сынатмады, төшенкелеккә бирелмәде. Авырлыкларны да шуңа, бәлки, җиңеллек белән үткәрергә күнеккәндер.
- Кечкенәдән бергә уйнап үскән иптәш егет белән бергә 2023нең сентябрендә киткән идек. Шулай бервакыт очраштык та, әйдә, барабыз без дә, дип сүз куештык. Озак уйлап тормадык, теләгебез хакында хәбәр иттек. Безне чакырып алдылар, кирәкле документларны тутырдык та киттек. Херсон юнәлешенә эләктек. Кызганыч, март аенда яраландым. “Үрмәкүч”кә эләктем. Беренче ярдәмне үземә үзем күрсәттем, аннан госпитальгә салдылар. 8 ай анда – башта Севастопольдә, аннан Новороссийскида, Краснодарда ятып дәваланырга туры килде. Аягымны саклап калып булмады, хәзер протез белән йөрим, диде Айдар Галлямов.
Яңача яшәргә дә өйрәнгән инде ул. Тик сыкранмый. “Хәзер ияләндем инде, барысы да – әйбәт. Кар да көрим, мунчага су да ташыйм”, - ди.
Хәрби позывное аның – “Будулай”. Хәер, тормышта да гаилә кушаматлары шундый аларның.
- Озак уйланып тормадым, әзер исем булгач, шуны гына әйттем. Иптәш егетемнеке – “француз”. Алар Ләкедәме, Петровкадамы яшәгәннәр, мәктәптә укыганда, урысчалытатарчалы сөйләшкәнгә, шулай дип эндәшә торган булганнар. Ул да яраланып кайтты, хәзер Зәйдә яши, - диде танышым.
Бүгенге көндә Айдар Галләмов тормыш иптәше Ләйсән белән Әлмәт авылында яши. Кызлары Амалиягә – 12 яшь, ул авыл мәктәбендә 5 сыйныфта укый. Характеры минекенә охшаган, үз сүзен әйтә белә, ди. Нәкъ шушы авылда яшәргә исәпләвенең сәбәбе бар – әниләре Лиюзә апа шунда туган.
- Кечкенә чакта әбиләргә кунакка кайтып йөри идек. Шул вакытлардан яраттым мин бу авылны, үскәч, шунда яшәргә иде, дип уйлый идем. Менә бит, хыял чынга ашты. Ихаталы йорт алып яшибез. Әле киләчәктә, Аллаһ боерса, маллар асрарга да исәп юк түгел. Күз күрер, исәнлек кирәк, диде Айдар.
“Амин, нияте яхшыда, теләкләре чынга ашсын. Исән-сау булсыннар, сынатмасын”, - дип калдым, саубуллашканда. Һәркем үз тормышын үзе төзи, үзе кора бит. Нинди гамәл кылса да, үзенә җавап тотасы. Бары изгелекне юлдаш итик, дөньялар тыныч булсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев