"Кыш Бабайга әзерләгән һөнәр" дип исемләнгән конкурсыбыз җиңүчесе Диләне Кыш Бабай белән Кар кызы котладылар
"Кыш Бабайга әзерләгән һөнәр" дигән конкурста Сарманнан Дилә Гайнанова җиңгән иде. Аны котларга Кыш Бабай белән Кар кызы килделәр.
Җиңүче кызыбыз элекке хезмәттәшебез - мәрхүм Рәзинә апа Габделхакованың оныкчыгы булып чыкты. Нәни Дилә Кыш Бабай белән Кар кызын матур күлмәкләрен киеп каршы алды. Ул аларга шигырен дә сөйләп күрсәтте һәм...