31 октябрь 2014 яңалыклары
-
Сарайлыда көзге уңыш бәйрәме узды
Сарайлы мәдәният йортында уңыш бәйрәме узды. Бәйрәмдә гайләләр ярышы оештырылды: һәр өстәлгә исем бирү, бер яшелчәгә бәя бирү, шул яшелчә катнашында ризык әзерләү ,блиц-турнир кебек биремнәр әзерләнде. Бәйрәм концерт номерлары белән үрелеп барды. Балалар белән төрле уеннар үткәрелде. Соңыннан ретро- дискотека узды.
-
Рангазарда "Ерак юллар ак сәфәр" кичәсе узды
Рангазар мәдәният йортында авыл китапханәчесе белән берлектә "Ерак юллар ак сәфәр "-дип исемләнгән очрашу кичәсе үткәрелде. Очрашуга авыл халкы бик теләп килде, ерактан кайткан зәм-зәм суын авыз иттеләр, кичә бик куңелле үтте. Хаҗдан кайткан Латипова Нурзия авылдашларның сорауларына җавап бирде.
-
Сарайлылар Иске Яңа ел бәйрәмен уздырдылар
Сарайлы мәчетендә Һиҗри календаре буенча Иске Яңа елны каршылау кичәсе уздырылды. Авылның өлкәннәре белән вәгазләр тыңланды, догалар укылды, намаз әйтелде. Соңыннан мул итеп чәй өстәле әзерләнде.