31 март 2016 яңалыклары
-
Җәлилдә ЮХИДИ рейды үтә
Бүген Җәлил бистәсендә ЮХИДИ рейды үтә. Ул юл йөрү кагыйдәләрен бозучыларны һәм аны бозган өчен булган штрафларны вакыиында түләмәүчеләрне ачыклау максатыннан уздырыла. Рейдка юл-патруль хезмәте инспекторлары, ведомстводан тыш сак хезмәте һәм участок уполномоченныйлары белән берлектә "Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге" хезмәткәрләре дә чыктылар. Тулырак язманы газетабызның киләсе саннарыннан укыгыз.
-
Сарманлылар сәламәтлекләрен кайгырталармы?
7 апрельдә Бөтендөнья сәламәтлек көне билгеләп үтелә. Ул 1948 елда Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы төзелгән көнне барлыкка килгән. Шул тарихи вакыттан алып анда әгъзалыкта илнең 194 дәүләте исәпләнә. Сәламәтлек көнен ел саен уздыру 1950 нче елдан башлана. Аның максаты булып халыкка сәламәтлекнең тормыш өчен ни дәрәҗәдә әһәмиятле икәнен һәм ул...
-
Май бәйрәмнәрендә сарманлылар дүрт көн рәттән ял итәчәкләр
Май бәйрәмнәрендә 30 апрель, 1-3, 7-9 май көннәре ял булачак. Шулай итеп, өч өстәмә ял көне булачак, ә 1 Май бәйрәмнәрендә дүрт көн рәттән ял итәчәкбез.
-
Сарманлылар ялган товарга алданмыйлар
Җирле кибетләрдә тыштан караганда Яр Чаллы картон-кәгазь комбинатында җитештерелгән товарга охшаган бәдрәф кәгазе сатыла башлаган. Беренче карашка аны чыныннан аеруы бик авыр. Тик ялганы сыйфаты буенча күпкә начаррак. Иң кызыгы шунда - ялган товар шуның чыны чыгарыла торган шәһәргә дә кайтартылган. Товарның ялганы Новосибирскида җитештерелгән икән. Анда «Набережная» сүзе артык,...
-
"Сарман" газетасына иске бәядән язылу өчен бер көн калды
1 апрельдән газета-журналларга 2016 елның икенче яртыеллыгы өчен язылу башлана һәм … бәяләр арта. Бу шаярту түгел! Ә аңа кадәр яраткан газетагызга - «Сарман»га иске бәядән язылып кала аласыз. Газетага почта бүлекчәләрендә дә, Интернет аша да язылырга мөмкин. Редакциягә килеп язылганда, ул очсызрак, тик газетаны килеп тә аласы була. Шулай...
-
Матбугат үзәгеннән көн рецепты – йомырка рулеты
Сезгә йомырка рулеты рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - йомырка - 3 данә; - майонез - 100 грамм; - он - 2 чәй калагы; - куркума - 1 чәй калагы; - каты яки йомшак сыр - 100 грамм. Йомыркаларны майонез, куркума һәм он белән болгатабыз. Табада коймак формасында (нечкә кирәк)...
-
Сарманда йорт хайваннарына вакцинация ясаячаклар
3 апрельдә 7.00 сәгатьтән Сарман авылында шәхси хуҗалыклардагы сыер һәм таналардан төрле йогышлы авыруларга, шул ук вакытта туберкулезга, тикшерү өчен кан алу булачак. Төрле паразитлар китереп чыгара торган, котыру авыруларына каршы вакцинация дә ясалачак. Этләр һәм мәчеләр дә котыруга каршы вакцинацияләнәчәк. Котыру авыруы белән хәл кискен булу сәбәпле, эт-мәчеләрегезне урамда...
-
Сарманда депутатлыкка "кандидатлыкка кандидатлар" сайлаучылар белән очрашты
Кичә Сарманда VII чакырылыш Дәүләт Думасына сайлауларга алдан тавыш бирү кысаларында "кандидатлыкка кандидатлар"ның сайлаучылар белән очрашуы үтте. Аны "Бердәм Россия" партиясенең региональ башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Светлана Гыйниятуллина алып барды. Очрашуда кандидатлар Ринат Хәйров, Рамил Исхаков, Лиана Сәетова, Андрей Швеев катнаштылар. Алар үзләре белән таныштырдылар, сайланган очракта нинди юнәлештә эшләячәкләре...