31 март 2014 яңалыклары
-
Сарманлылар һөнәри юнәлеш концертларында район газетасына да языла алалар
Сарман аграр көллияте коллективының һөнәри юнәлеш концертлары башлана. Бүген, 31 мартта, алар Александровка авылы мәдәният йортына киләләр. Иртәгә концерт Күтәмәле авылы мәдәният йортында узачак, 2 апрельдә - Ләшәү Тамак авылы мәдәният йортында. Чара һәркөнне дә бер үк вакытта - 18:00 сәгатьтә башланачак. Керү ирекле. Бу көннәрне район газетасына язылу мөмкинлеге...
-
Район башлыгы белән дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары арасында килешү төзелде
Министрлар Кабинеты карары нигезендә ел саен Татарстан Республикасы Премьер-министры белән муниципаль район башлыклары арасында җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлеген бәяләү индикаторларының планлаштырылган күрсәткечләренә ирешү турындагы килешүгә кул куела. Быел ул килешү үз эченә 12 күрсәткечне кертеп исәпләнә һәм социаль үсеш, муниципаль идарә, муниципаль берәмлекнең салым потенциалын һәм инвестицион җәлеп ителешен...
-
Сарманлылар өчен апрель аена намаз вакытлары
2014 ел Апрель аена намаз вакытлары 1435 ел Мил көн Атна көне Иртәнге намаз Кояш чыга Өйлә намазы Икенде намазы Ахшам намазы Ястү намазы* Һиҗри көн 1 Сишәмбе 03:49 06:01 12:39 16:48 19:06 20:53 1 2 Чәршәмбе 03:46 05:58 12:39 16:49 19:08 20:56 2 3 Пәнҗешәм 03:43 05:56 12:38 16:51...
-
Иске Минзәләбаш һәм Саклаубаш мәктәпләрендә капиталь ремонт бара
2014 елда Республика программасында каралган капиталь ремонт районның ике мәктәбендә үтә: Адлер Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш урта гомуми белем бирү мәктәбендә һәм Саклаубаш урта гомуми белем бирү мәктәбендә. Әлеге эшләр өчен аларга 16 миллион сум акча бүленеп бирелгән. Иске Минзәләбаш мәктәбендә 180 тәрәзәнең, керү һәм запас ишекләренең монтажы төгәлләнгән, түбә...
-
Район мәктәпләре мультимедиа җиһазлары белән 52 процентка тәэмин ителгән
Сарман районы мәктәпләрендә фән кабинетларының мультимедиа җиһазлары белән тәэмин ителүе 52 процент тәшкил итә. Район мәктәпләрендә 1097 компьютер, 558 укытучы ноутбуклары, 77 интерактив һәм 138 проекцион комплектлар, 5 мобиль класс бар. Уртача алганда, бер компьютерга алты укучы туры килә.
-
Сарманлылар III класс пестицидлар белән эш итәләр
Яз җитү белән, басуларда игеннәрне корткычларга һәм чүп үләннәренә каршы агулау башлана. Пестицидлар белән саксыз эш итү нәтиҗәсендә кортларда химик токсикоз авыруы килеп чыга. Ә алар ояга чәчәк серкәсе, нектар белән керәләр һәм азык запасын агулыйлар. Нинди максатларда кулланылуына карап, химик препаратлар түбәндәге төркемнәргә бүленәләр: бөҗәкләргә каршы - инсектицидлар, талпаннарга...
-
Сарман үзәк китапханәсендә "Гөлләр киләдер җиһанга яз белән" дигән күргәзмә ачылды
Китапханә тормышында гөлләр мөһим роль уйныйлар. Алар китап укучылар белән экологик тәрбия эшендә дә ярдәм итәләр. Китапханәчеләр моны бик яхшы аңлыйлар һәм гөлләргә зур игътибар бирәләр, вакытларын һәм көчләрен кызганмыйлар. Район үзәк китапханәсенең абонемент бүлегендә махсус китап күргәзмәсе дә ачылды. Ул "Гөлләр киләдер җиһанга яз белән" дип атала.
-
Сарманнан кыш китәргә ашыкмый
Инде киптереп. юллар чистарып бетте дигәндә генә һава торышы үзенең чираттагы "сюрпризын" әзерләде - мартның соңгы көнендә кар ява башлады. Мондый һава, G!Smeteo сайты прогнозларына ышансаң, Сарманда атна буе торачак. Димәк, дуслар, кирәк булмый дип алып куелган кышкы киемнәрне тагын киясе булачак.
-
Яр Чаллы-Сарман трассасында түләүле юл салыначак
Әлеге трассаның Яр Чаллы шәһәренә керү юлын машиналардан арындыру өчен түләүле өч километрлы асфальтобетон юл салыначак. Киңлеге алты метр булачак юл "Начало" оешмасыннан М7 трассасына кадәр барачак. Яр Чаллы шәһәренә кергәндә БСИ территориясеннән үтә торган юлдан көненә егерме меңнән артык машина үтә. Яңа салынган юлда авыр йөк машиналарыннан (алар бу...